Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

НТР телерадиокомпаниясе - “Теләкләр чыршысы” муниципаль конкурс җиңүчесе

Бүләкне медиахолдингка “Кыш Бабай бул!” хәйрия акция оештырган өчен тапшырганнар.

Диплом һәм тортны телеканал операторы Рафаэль Рәкыйповка биргәннәр. Рафаэль НТРның штатлы Кыш Бабае буларак,  түбәнкамалылар тапшырган бүләкләрне мохтаҗларга тараткан. Быел 12 нче тапкыр узган акциядә меңнәрчә кеше катнашты: мәктәп укучылары, студентлар, сабыйлар, пенсионерлар, табиблар, тәрбиячеләр, спортчылар һ.б. НТР 24 күчтәнәчләрне балалар йортына, “Балкыш” приютына, “Веста”дагы мохтаҗ гаиләләргә, “Надежда”дагы инвалидларга, ветераннар йортына, Югары Чаллы мәктәп-интернатына һ.б. тараткан.  

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев