Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

НТР Татарстан -24 каналына күчә

«НТР» телерадиокомпаниясе «ТВ-Центр» каналыннан тәүлек әйләнә мәгълүмат тапшыра торган «Татарстан-24» телеканалына күчәчәк. Бу 12 апрельгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре алып барыла. Әлегә кадәр «Татарстан-24» телеканалын «Таттелеком», «МТС», «Эр-телеком» операторлары челтәрләренә тоташкан түбәнкамалылар гына карый ала иде. Ә карый алмаганнарга моның өчен бары телеканаллар исемлеген күзәтеп чыгарга яки «меню»га кереп,...

«НТР» телерадиокомпаниясе «ТВ-Центр» каналыннан тәүлек әйләнә мәгълүмат тапшыра торган «Татарстан-24» телеканалына күчәчәк. Бу 12 апрельгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре алып барыла.
 
Әлегә кадәр «Татарстан-24» телеканалын «Таттелеком», «МТС», «Эр-телеком» операторлары челтәрләренә тоташкан түбәнкамалылар гына карый ала иде. Ә карый алмаганнарга моның өчен бары телеканаллар исемлеген күзәтеп чыгарга яки «меню»га кереп, каналларны кабат автомат рәвештә эзләү режимына куярга кирәк. 12 апрельдән соң, барлык телевизор караучылар да «НТР» тапшыруларын шушы «Татарстан-24» телеканалында таба алачак.
 
Алга таба «НТР» те-леканалын кабельле челтәрләрдә түбәндәге эзләү кнопкаларына басып табарга мөмкин:
«Таттелеком» («ЛетайТВ») операторы кабельле челтәрендә: кабельле ТВ - 22нче кнопка, санлы ТВ - 22нче кнопка.
«МТС» («ТВТ») операторы кабельле челтәрендә: кабельле ТВ - 30нчы кнопка, санлы ТВ - 32нче кнопка.
 
«ЭР-Телеком Холдинг» («Дом.ru») операторы кабельле челтәрендә: кабельле ТВ - 24нче кнопка, санлы ТВ - 22нче кнопка.
Йорттагы гомуми антенналардан, бүлмә антенналарыннан («рогатка») файдаланучылар, шул исәптән, авылда яшәүчеләр өчен телевизорларда «НТР» телеканалы элекке урынында кала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X