Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нәүрүз – дуслык бәйрәме

Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме узды. Халык иҗаты йорты янында «Илһам» татар эстрада ансамбле артистлары сәхнәләштерелгән тамаша куйдылар. Шәһәрнең җирле коллективлары да чыгыш ясадылар.

Фарсы теленнән «Нәүрүз» «яңа көн» дип тәрҗемә ителә һәм көн белән төн тигезләшкән вакыт. Аны төрки, иран һ.б. милләт халыклары уздыра. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Шәһәребезнең үзбәк, таҗик, азербайҗан милләтләре вәкилләре әйтүенчә, алар берничә атна алдан бодай шыттыралар икән. Бу бәйрәм символы булып тора.   
Халык иҗаты йорты янында шәһәребезнең төрки милли оешмалары чатырлар корып бизәгәннәр, тәм-томнар тезеп куйганнар. Таҗиклар, азербайҗаннар милли бию башкарган вакытта, башкортлар курайда, гармунда уйнап, түбәнкамалыларның күңелен күрә. «Талир тәңкә» ансамбле артистлары да читтә тормый: үзләре дә бии, тамашачыларны да биетә. Ә чатырлар артында зур казаннарда пылау пешерәләр. Аны кунакларга бушлай тараталар. Читтәрәк балалар өчен уеннар оештырганнар.
Нәүрүз шәһәребездә ел саен уздырыла. Төрле милләт кешеләренең шау-гөр килеп, бергә күңел ачуларына карап, аны «дуслык бәйрәме» дип тә атарга була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев