Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нәниләр корпусында – капиталь ремонт

Быел шәһәр балалар дәваханәсенең 2нче корпусы (имчәк балаларны дәвалау корпусы) яңартылачак. Өч катлы бу бинаның төзелгәненә өч дистә елдан артыграк, анда хәзерге вакытта Татарстанның 10 районыннан бер яшькә кадәрге сабыйлар дәвалана. Бинага капиталь ремонт уздыруның беренче этабына республика бюджетыннан 59 млн. сум акча бирелгән. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар...

Быел шәһәр балалар дәваханәсенең 2нче корпусы (имчәк балаларны дәвалау корпусы) яңартылачак.
 
Өч катлы бу бинаның төзелгәненә өч дистә елдан артыграк, анда хәзерге вакытта Татарстанның 10 районыннан бер яшькә кадәрге сабыйлар дәвалана. Бинага капиталь ремонт уздыруның беренче этабына республика бюджетыннан 59 млн. сум акча бирелгән. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге күчмә киңәшмәдә катнашучылар бу корпусны карап, беренче чиратта башкарылырга тиешле эш төрләрен билгеләгәннәр.
 
Биредә су, җылылык һәм канализация торбалары тулысынча алмаштырылачак, палаталар киңәйтеләчәк, яшь аналарга яңа туган баланы карарга һ.б. өйрәтү өчен махсус класска кадәр булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев