Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ник сайрамый тургайлар?

Менә тагын бер яз узып китте. Шәһәр, авыл тирәсендәге, былтыргыдан калган коры үлән яну очраклары күбрәк булды бугай бу язда. Кайда ахыры ни белән бетәсен уйлап тормыйча «кызык эзләп» кенә ут төрттеләр, кайда ваемсызлар ташлап калдырган тәмәке төпчегеннән, сүнеп бетмәгән учактан шундый фаҗига килеп чыкты.

Әйе, «уеннан уймак» чыгып, зур фаҗига булырга мөмкин. Әнә бит, «кызык өчен» ут төрткән бер шәһәрдәшебез шактый пошаманга салды янгын сүндерүчеләрне. Ә шәһәребезнең Гайнуллин урамында яшәүчеләр автомобильләрен юл кырында калдырып, аздан гына «тимер ат»ларыннан колак какмадылар.

Югыйсә, елның-елында ут белән сак эш итү хакында күпме кисәтеп торалар бит, нәтиҗәсе генә күренми. Әле тегендә, әле монда гектарлап басу яна. Ярый әле МЧС хезмәте үз эшен яхшы башкара: утка җәелеп китәргә мөмкинлек бирмиләр. Ә бит янгыннарны булдырмый калу мөмкинлеге дә бар. Беренчедән, кырларны көздән сөрү.

Элегрәк, колхозлар җиргә хуҗа булганда, басу-кырлар буш калмады, аларда чүп үләне дә үсмәде. Мондый котырган янгыннар да бик сирәк булды. Чөнки җирнең хуҗасы, кадерен белүчесе бар иде. Хәзер дә бар инде ул «хуҗа». «Шул ташландык җиргә йорт салам, бакча үстерәм, барыбер буш ята бит», – дип керешсәң, әллә кемнәр килеп җитәчәк. Түбән Каманың Химиклар урамы башыннан «Корабельная роща» бакчаларына кадәр араны күп балалы гаиләләргә биргән булсалар, әллә кайчан бер матур бистә калкып чыккан булыр иде дә бит... Юк шул, уты-суы булмаган, җил уйнап торган тау башы кулайрак тоелды...

Икенчедән, печән чабучы тракторлар җәй әйләнәсендә шәһәр урамнарын берничә мәртәбә йөреп, кара җир калдыралар. Ә менә шәһәр тирә-ягындагы басу-кырларны җәй буена бер генә мәртәбә чапсалар да, бу кадәр коры үлән булмас иде. Бу очракта тракторга салынган ягулык бәясен исәпләү урынсыздыр. Чөнки янгыннар экологиягә шактый зур зыян сала түгелме соң?

Янганнан соң калган җирдә юньле үлән дә үсми инде, кая ул кыңгырау чәчәкләре, тукранбаш, ромашкалар күкрәп үскән, яшел йомшак үлән белән чайкалган матур болын?! Хәтфә үлән белән бергә җырчы дусларыбыз тургайлар да кими бара, сизәсезме?

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев