Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нигез ташы салынды

Шәһәребезнең 35а микрорайонында яңа мәчеткә нигез ташы салынды. Тантанада Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һ.б. катнашты.

Бу вакыйганы кешеләр күптән көтәләр. 15 ел буе мөселманнар гыйбадәтләрне дүрт бүлмәле фатирда үтиләр иде, дәресләр да шунда барды. Әмма дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр елдан-ел арта. Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, яшь гаиләләр һәм өлкәннәр арасында да мәчет төзүне сораучылар күп булган.
Хәзерге вакытта районда өч мәчет төзелеше бара. Монысы исә бөтенесеннән дә үзгә: тышкы күренеше белән генә түгел, аның янында парк, ял урыннары; бина эчендә ирләр һәм хатын-кызлар заллары, тәһарәтханәләр, китапханә, конференцияләр залы булачак. «Проект, чыннан да, уникаль, аннары мәчетләр бертөрле булырга да тиеш түгел», – дип үз фикере белән уртаклашты Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев.
Тулысынча шәһәрдәшләр акчасына башкарылачак төзелешне 2022 елда тәмамларга ниятлиләр. Аңа барлыгы 80 миллион сум акча кирәк булачак. Хәзерге вакытта 7 миллион сум җыелган инде.
Фәнис Кадыров фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев