Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Нардуган» хөрмәткә лаеклы

Түбән Кама горурлыгы булган «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле республикада гына түгел, ил күләмендәге чараларда да катнаша, аларсыз Федераль Сабантуйлар узмый. Күптән түгел артистлар Түбән Кама башкарма комитетының җәмәгать оешмалары һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Аль- берт Дирзизов һәм «Нардуган» ансамбле җитәкчесе Наил Мөсифуллин белән Төркиядә узган «Кыз-Каласы» фестивалендә катнашканнар....

Түбән Кама горурлыгы булган «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле республикада гына түгел, ил күләмендәге чараларда да катнаша, аларсыз Федераль Сабантуйлар узмый. Күптән түгел артистлар Түбән Кама башкарма комитетының җәмәгать оешмалары һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Аль- берт Дирзизов һәм «Нардуган» ансамбле җитәкчесе Наил Мөсифуллин белән Төркиядә узган «Кыз-Каласы» фестивалендә катнашканнар.

Әлеге чара Түбән Камага тугандаш булган Мерсин шәһәре җитәкчелеге тарафыннан икенче ел оештырылган. Түбән Кама мэры Айдар Метшинга 7, 8, 9 июльдә узачак халыкара фестивальдә катнашу өчен бию коллективын тәкъдим итү турында язу килгәч, җитәкчелек «Нардуган» җыр һәм бию ансамблен җибәрергә карар кылган.

- Мерсинга туры рейслар юк, - дип аңлата Альберт Дирзизов. - Башта Казаннан самолет белән Истанбулга очтык, аннан Адана дигән шәһәргә. Анда безне ике зур автобус белән каршы алдылар. Берсе - бию киемнәре өчен, икенчесе - безнең өчен.

Фестиваль Мерсинның үзендә түгел, ә янәшәсендәге Эрдемли шәһәрчегендә узган. Сәхнәсе Урта диңгез ярында Кыз-Каласы ныгытмасыннан ерак булмаган урында урнашкан. Альберт Дирзизов әйтүенчә, аның белән бәйле риваять тә бар икән. Кайчандыр бер ханга 18 яшендә кызы елан чагудан үләр дип ишеттергәннәр. Ул ныгытма төзергә боерган. Бала үскән. Балигъ булу уңаеннан бәйрәм уздырырга дип, җиләк-җимеш алып килгәннәр, йөзем җимеше арасында елан да булган. Һәм, әлбәттә, кызны чагып үтергән. Шуннан әлеге ныгытма «Кыз-Каласы» дип атала башлаган.

Фестивальгә ансамбльләр шулай ук Латвия, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Грузия һ.б. илләрдән, шулай ук Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән-нәр. Беренче көнне рәсми өлештә җитәкчеләр чыгыш ясаган. Калганнарында биючеләр осталыкларын күрсәткәннәр.

Фестиваль булгач, ярышу түгел, ә үз милләтеңне, мәдәниятеңне күрсәтү максаты куела.

- Киемнәр-биюләребез белән башкалардан аерылып тордык, - ди биючеләрнең берсе Гөлинә Лотфуллина. - Тамашачылар безне яратты. Алкышлаганда бию рәхәт бит ул, сәхнәдә очып кына йөрисең. Мин Төркиягә гаилә белән барып кайткан идем, әмма бу сәяхәт бөтенләй башка булды: күпме шатлык, күпме тәэсир!

Түбәнкамалылар, башкалардан аермалы буларак, бер бию урынына икешәрөчәр бию башкарган. Дүрт биюгә дүрт төрле кием алганнар, халык тагын сорагач, шул ук киемнәрдән башкаларына да чыкканнар. «Нардуган»лыларны күрми калганнар өчен егетләр һәм кызлар диңгез ярындагы асфальтта чыгыш ясаган. Альберт Дирзизов төшергән видеода тамашачыларның алкышлаулары күренә, видеога һәм фотога төшерүчеләр дә күп. - «Нардуганлы»лар узганда, төрекләр «Татарстан» дип кычкыра, килеп, балалары белән фотога төшүләрен үтенә. Полиция хезмәткәрләре кызлар белән фотога төшәр өчен чират торды, - дип елмаеп искә ала ул. - Яшь-ләр халык тарафыннан танылды. Шунысы куанычлы. Биюче Рәмис Гыйниятуллин әйтүенчә, түбәнкамалылар белән дүрт шәһәр мэры да фотога төшәргә теләк белдергән. «Аларның вакыт табып безнең белән очрашулары безгә дәрәҗә өстәде», - дип хисләре белән уртаклашты ул. Егет чит илдә беркайчан да булмаган икән, шуңа күрә өйгә күчтәнәчләр, җылы һәм якты тәэсирләр белән кайткан. Түбәнкамалылар шәһәрләр башлыкларына күчтәнәч итеп чәкчәк тә алып барган. Ә Мерсин шәһәре мэры Бурханетдин Коджамаска Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин исеменнән чигүле чапан һәм түбәтәй тапшырганнар.

Шәһәрдәшләр башка халык вәкилләре белән дә аралашкан. Латвия, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Грузия - барысы да элек Советлар Союзы составында булган. Альберт Дирзизов: «Алар белән дусларча сөйләштек, бернин- ди дошманлык та сизелмәде, алга таба элемтәне өзмәскә сүз куештык», - диде.

Егетләр һәм кызларның диңгездә коенырга да, өйдәгеләргә бүләкләр алырга да вакытлары булган. Экскурсия вакытында аларны бигрәк тә «Җәннәт-җәһәннәм» тарлавыгы таң калдырган. Кайтыр көн җиткәч, Адана мэры түбәнкамалыларны кунакка чакырган. Бу шәһәр бик зур, анда ике миллионнан артык кеше яши, үз аэропорты, күп кенә предприятиеләр бар. Кунаклар урта гасырларда төзелгән таш күперне, Кинематография музеен караганнар, иң зур мәчеттә булганнар: аның эченә 10 мең кеше, ә тышкы ягында 35 меңгә кадәр кеше сыя икән. «Адана кебаб» ресторанында тәм-томнардан авыз итеп, «шалгам» эчемлеген кабып караганнар.

Кунакларны күрер өчен, Адана мэры Хөсәен Сёзлю Истанбулдан кайтып җитешкән. Түбәнкамалыларны иң гаҗәпләндергәне шул: ул ресторанга кергәч тә, андагылар белән исәнләшкән, хәлләрен сорашкан, пешекчеләр янына кереп, кунакларны сыйлаганнары өчен рәхмәтен белдергән. Безнекеләрдән исә бары татар телендә генә сөйләшүләрен үтенгән. Түбән Кама делегациясе вәкилләре аңа, рәхмәт йөзеннән, милли киемле курчак бүләк иткән.

Төркия шәһәрләре күренешләре, кешеләре, ачык йөзләре, кунакчыллыклары шәһәрдәшләр күңелләрендә матур бер хатирә булып калган. Кем белә, бәлки, тагын барып чыгарга туры килер? Хөсәен Сёзлю «Нардуган»лыларны концерт белән килергә чакырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев