Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Мунча ташы» кино да күрсәтә

Татар телен пропагандалау, халкыбызда ана теленә ихтирам тәрбияләү шәһәребездә төрле юллар белән гамәлгә ашырыла. Татарча кичәләр, концертлар, тамашалар, иҗади бәйгеләр белән беррәттән, соңгы елларда татар киносы үзәк урынны били башлады. Түбән Камада да бу юнәлештә мөмкинлекләрен сынап карарга теләүче үзешчәннәр дә, шулай ук, танылган профессиональ, сәхнә осталары да әлеге эшкә...

Татар телен пропагандалау, халкыбызда ана теленә ихтирам тәрбияләү шәһәребездә төрле юллар белән гамәлгә ашырыла. Татарча кичәләр, концертлар, тамашалар, иҗади бәйгеләр белән беррәттән, соңгы елларда татар киносы үзәк урынны били башлады.
 
Түбән Камада да бу юнәлештә мөмкинлекләрен сынап карарга теләүче үзешчәннәр дә, шулай ук, танылган профессиональ, сәхнә осталары да әлеге эшкә ныклап кереште. Түбән Кама «Мунча ташы» эстрада театры да аннан читтә калмый. Алар әле күптән түгел «Котырган меңлек» дигән татарча кинокомедия төшерүне төгәлләделәр һәм аның премьерасын 28 апрельдә «Җәлил» кинотеатрында тамашачылар игътибарына тәкъдим итәргә җые-налар. Башлана 18 сәгатьтә. Керү ирекле.
 
Кино сәнгатенә битараф булмаучылар рәхим итегез! Монда, шулай ук, «Мунча ташы» эстрада артистлары белән очрашу мөмкинлеге дә булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев