Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Мәсәлләрем – әсәрләрем»

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзләренең әсәрләре белән әдәбият, шигьрият сөючеләрне һәрдаим сөендереп торалар. Әле шушы көннәрдә генә Рәфәт ага Шәйдуллинның «Мәсәлләрем - әсәрләрем» дип аталган китабы басылып чыкты. Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин 1940 елның 6 апрелендә Татарстанның Азнакай районы Тымытык авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1958 елда урта мәктәпне...

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзләренең әсәрләре белән әдәбият, шигьрият сөючеләрне һәрдаим сөендереп торалар. Әле шушы көннәрдә генә Рәфәт ага Шәйдуллинның «Мәсәлләрем - әсәрләрем» дип аталган китабы басылып чыкты.
Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин 1940 елның 6 апрелендә Татарстанның Азнакай районы Тымытык авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1958 елда урта мәктәпне тәмамлый. 1959 елда Бөгелмә шәһәренең 1нче һөнәри училищесын тәмамлагач, 1961-1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1964-1966 елларда «Азнакайнефть» идарәсендә эшли. 1966-1971 елларда Казан университетында укып, юрист белеме ала. 1971 елдан Түбән Камада судья, адвокат булып эшләп, пенсиягә чыга.
Россия Адвокатлар Палатасының беренче дәрәҗә (югары) алтын медале иясе. 2000-2003 елларда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкли. Беренче шигырьләрен 13 яшендә яза башлый.
«Булмас димә...», «Мәсәлләрем-дусларым», «Кем уйлаган», «Робагыйлар», «Мәрҗәннәр һәм җәүһәрләр» дигән китаплар авторы һәм менә бишенче китабы «Мәсәлләрем-әсәрләрем» дип атала. «Бу китабымны сөйгән ярым - тугрылыклы тормыш иптәшем, ике бала анасы, Татарстанның атказанган табибы - Миңсылу Зиатдин кызына багышладым», - дип яза ул.
Китапка Рәфәт аганың мәсәлләре, автобиографик хикәясе тупланган. Мәсәлләрендә ул илдә бара торган гаделсезлеккә, тигезсезлеккә каршы үзен гади халыктан өстен куйган, алдакчы, намуссыз түрәләр белән көрәшсә, автобиографик хикәясендә исә, авыр елларга туры килгән балачагына, үткәннәргә сәяхәт кыла. «Яшәвемнең төп мәгънәсе - гадел, кешелекле булу, кешеләргә ярдәм итү иде, тормышымда шул гамәлләрне үтәдем дә. Нинди генә ярлылыкта, ач-ялангач үссәм дә - бервакыт баю турында уйламадым, башкаларга ярдәм итәргә генә торган, кешелекле кеше булып яшәдем һәм бүгенге көндә шуңа куанып яшим», - дип яза ул китабында. Рәфәт аганың бу китабы да үзенең укучыларын табар дигән өметтә калабыз.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев