Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәшгульлек үзәге ярдәмгә килергә әзер

Түбән Кама – предприятиеләргә бай шәһәр. Кибетләр дә күп, балалар бакчалары, мәктәпләр... Бөтен җирдә эшче куллар кирәк. Шуңа да карамастан, эшсезләр саны кимеми. Эшсез калган кешеләргә күрсәтелгән ярдәм, актуаль эш урыннары һ.б. турында без мәшгульлек үзәге директоры Фәрид Гыйльманов белән сөйләштек.

Күбрәк эшче куллар кирәк

– Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларның уртача яшьләре 30-49 яшь тәшкил итә. Гыйнвар аенда 317 кеше исәптән төшерелгән, шуларның 89ы гына эшкә урнашкан. 118 кеше мәшгульлек үзәгенә озак вакыт килмәү, тагын 106сы башка сәбәп белән төшерелде, – ди Фәрид әфәнде.
Мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннәргә акча күчерелә. Эшсезлек буенча түләү вакыты 3-6 ай дәвам итә, пенсия алды яшендәгеләргә акча бер ел буе күчерелә. Тик «эш юк» дип утыручыларга аптырыйм мин. Югыйсә, вакансияләр бик күп, мисал өчен табибларга, шәфкать туташларына, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, инженерларга, сакчыларга ихтыяҗ зур. Шулай ук, монтажчылар, бетончылар, җыештыручылар, урам себерүчеләр, слесарьлар, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр кирәк.
Тик хәзерге вакытта гади эшче булу «мода»да түгел, ата-аналар балаларын институтка кертергә тырыша: бухгалтерлар, юристлар әле дә кирәк дип уйлый, күрәсең. Әмма мәшгульлек үзәге мәгълүматы буенча, бухгалтер, менеджер, икътисадчы, юрист, хореограф белгечлекләре буенча вакансияләр бик аз.

Теләк кенә кирәк

Шулай да, белгечлегегез буенча берни дә тәкъдим итә алмасалар, яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бар. «Теләгән морадына ирешкән», ди бит халкыбыз. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар укып, стипендия дә ала.
– Быел да мондый укулар оештырылачак. Түбәнкамалылар С, Д, СЕ категорияле машина йөртүче, трамвай йөртүчесе, йөк машинасы йөртүчесе, эретеп ябыштыручы, автомобильләрне төзекләндерүче слесарь һөнәрләрен үзләштерә ала. Шулай ук, заправка станцияләре операторы, химик анализ операторы, пешекче, чәчтараш һәм башка белгечлекләр буенча курслар ачылачак, – ди Фәрид Гыйльманов.
Яшьләр өчен мөмкинлекләр күбрәк, ә менә пенсиягә берничә ел калып та, эш урыны булмаса, нишләргә? Дөрес, мәшгульлек үзәгендә алар өчен дә вакансияләр каралган, тик, нигездә, каравылчы, вахтер, гардеробчы, савыт-саба юучы кирәк. Шулай да быел «Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты тормышка ашырыла башлаячак. Аның буенча 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен (пенсионерларга да кагыла) төрле һөнәрләр буенча укулар оештырылачак. Курслар федераль һәм республика бюджеты исәбеннән булачак. Сорауларыгыз булса, 42-43-47 номеры буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

Махсус эш урыннары булдыру мөһим

Ә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча нәрсәләр башкарыла? Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, алар арасында да эшләп, хезмәт хакы алырга теләүчеләр бар. Дәүләт тарафыннан ярдәм дә тәкъдим ителә. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, андыйларны эшкә алырга бик ашыкмыйлар шул.
– Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар белән индивидуаль эшлибез. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы һәр инвалидка «инвалид паспорты» ачылган. Узган ел барлыгы 117 кеше эшкә урнаштырылды. Шулай да, эш белән тәэмин итүчеләрне табу авыр, чөнки, беренчедән, махсус эш урыннары булдырырга кирәк, икенчедән, тәкъдим ителгән вакансияләр дә индивидуаль тернәкләндерү программасы тәкъдимнәренә туры килми, – дип аңлатты Фәрид Гыйльманов.

Төрле юллар бар

Сүз уңаеннан, эшсезлеккә каршы көрәштә мәшгульлек үзәге төрле юллар тәкъдим итә. Шулар арасында – җәмәгать эшләре оештыру, вакытлыча эшкә урнаштыру, квоталы эш урыннары табу. Һөнәри яки югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнаша алмаганнарны, вакытлыча эш белән тәэмин итәләр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә теркәлгәндә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтелә. Шулай ук инвалидларны, һөнәри яки югары уку йортын тәмамлаучыларны, төрмәдән чыкканнарны эшкә алучы эшмәкәрләргә аларга хезмәт хакы түләү өчен дә акчалата ярдәм күрсәтелә.
Мәсьәләне хәл итәргә төрле дәүләт программалары мөмкинлек бирә, мәсәлән, башка белгечлеккә укыту, өстәмә һөнәри белем бирү, эш базарында гражданнарны социаль яраклаштыру һ.б. бар.
Заман алга бара. Вакансия эзләү, резюме калдыру мөмкинлеге мәшгульлек үзәгендә генә түгел, «Работа в России» бердәм порталында да бар. Аның аша эшне башка шәһәрдә дә табып була.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев