Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Моңы йөрәкләрдә саклансын!

Түбән Камада 8 сентябрьдә узган шәһәр көнендә «Гармуным - гомер юлдашым» фестивале узды. Әмма явып торган яңгыр бәйрәмне боза язды. Шуңа күрә чараны Г.Тукай исемендәге китапханәдә уздырырга тәкъдим ителде. Хезмәткәрләр кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Фестиваль өченче ел рәттән уздырыла. Быел катнашкан 20ләп гармунчы арасында шәһәрдәшләр генә түгел, Тоба,...

Түбән Камада 8 сентябрьдә узган шәһәр көнендә «Гармуным - гомер юлдашым» фестивале узды. Әмма явып торган яңгыр бәйрәмне боза язды. Шуңа күрә чараны Г.Тукай исемендәге китапханәдә уздырырга тәкъдим ителде. Хезмәткәрләр кунакларны ачык йөз белән каршы алды.
Фестиваль өченче ел рәттән уздырыла. Быел катнашкан 20ләп гармунчы арасында шәһәрдәшләр генә түгел, Тоба, Түбән Уратма, Афанас, Каенлы авылларыннан килүчеләр дә булды. Яр Чаллыдан һәм Алабугадан кунаклар булуы чара дәрәҗәсен күтәрде генә.
Гармун, баян кебек уен кораллары онытыла дию һич тә дөрес түгел. Татар эстрадасы җырчыларының күбесе сәхнәгә баянчысыз чыкмас. Гармун моңы яңгыраган туйлар күңеллерәк була. Фестивальне алып баручыларның: «Гармунчы - әлбәттә, тылсымчы, оста гармунчының уйнавын карап тору - үзе бер гаҗәеп тамаша», - дигән сүзләре дөрес.
Осталар арасында шәһәребезнең билгеле кешеләре күп: «Талир тәңкә» ансамблендә җырлаучы һәм биюче Кәүсәр Камалиев; «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь Никифор Тукмачев; баянда, гармунда, тальянда, курайда, хәтта урындыкта уйнаучы, җырчы Илгизәр Гыйльманов һ.б. Бер сәхнәдә профессиональ гармунчылар һәм «өйрәнчекләр» чыгыш ясады. Кемдер бу уен коралының төймәләрен сабый чагында ук тибрәтеп карый, ә кемдер - авырудан соң савыгып килгәндә, 40 яшендә генә кулына ала. Фестивальдә катнашучылар арасында гүзәл затларыбыз Айсылу Хаҗипова (Түбән Уратма) һәм Исламия Минниязова (Каенлы) булуы тирә-юньне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Һәр гармунчы «Катнашучы дипломы»на ия булды. Чарадан соң осталар гәпләшеп тә алдылар. Тәкъдимнәре - киләсе елда фестивальне бәйге итеп уздыру. Аннан гармунчылар клубы ачу теләге дә бар. Ниятләре тормышка ашсын! Гармун моңы йөрәкләрдә саклансын!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА,
Алмаз Фәттахов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X