Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Моңлы татар җырлары аша

Балаларны милли рухта тәрбияләү, аларга татар халкының гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын, гомумән, яшәү рәвешен кече яшьтән үк сеңдерү буенча шәһәребездә һәм районыбызда бик күп чаралар уздырыла. Инде традициягә кереп киткән «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе дә шундый ук әһәмияткә ия. Быел бәйге Түбән Камда тугызынчы мәртәбә уздырылды, аның йомгаклау концерты И.Х.Садыйков исемендәге...

Балаларны милли рухта тәрбияләү, аларга татар халкының гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын, гомумән, яшәү рәвешен кече яшьтән үк сеңдерү буенча шәһәребездә һәм районыбызда бик күп чаралар уздырыла. Инде традициягә кереп киткән «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе дә шундый ук әһәмияткә ия. Быел бәйге Түбән Камда тугызынчы мәртәбә уздырылды, аның йомгаклау концерты И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда булды.
Бөтендөнья татар кон-грессының Түбән Кама бүлеге рәисе, «Шинник» спорт комплексы директоры, шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиев гала-концерт барышында сәхнәгә күтәрелеп: «Бер иганәче генә татар милләтен алга җибәрә алмый. Барыбыз да бердәм булып, моның өчен һәркем үзеннән көч куйганда гына, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә югалмас. Бу бәйгенең максаты - моңлы татар җырлары аша балаларның күңел байлыгын үстерү, милләтебезгә карата ихтирам тәрбияләү», - дигән иде. Рөстәм Мәҗит улы бераз тыйнаклык йөзеннән генә шуйлай сөйли, билгеле. Хәзерге заман шартларында мондый зур чаралар уздыру мәсьәләсен нәкъ менә иганәче хәл итә дә инде. Финанс булмау, акча җитмәү аркасында, кәгазьдәге планда гына калып үтәлмәгән яисә башланып та, сүнгән, сү-релгән әһәмиятле проектлар азмыни? Ә монда бәйге, киресенчә, елдан-ел популярлаша бара.
Сәхнәдә мәктәпләрнең хор коллективлары да, аерым җырчылар да чыгыш ясады. Сүз дә юк, бәйгедә катнашкан һәр мәктәп тә бик ныклап әзерләнгән. Чын артистлар, диярсең - осталыкларына да, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына да тел-теш тидерерлек түгел.
Берсеннән-берсе матур милли киемнәр киеп сәхнәгә чыккан иҗат колективларын да тамашачылар көчле алкышларга күмде. Яңа гына энә-җептән чыккан бу киемнәрне балалар үзләре дә, мәктәпләр дә түгел, ә Рөстәм Мәҗит улы ярдәме белән тектергәннәр. Әлеге бәйгегә үзенчәлекле төсмер биреп торган бу күр-кәм эш, шулай ук, елдан-ел кабатланып, традициягә әверелеп бара.
Быел бәйгегә 34 хор һәм 21 ансамбль - барлыгы 1049 бала - катнашкан. Шулардан хор буенча 1-4 сыйныфлар арасында 10нчы мәктәп - беренче, 14нче лицей - икенче, 32нче гимназия һәм 6нчы мәктәп - өченче; 5-6 сыйныфларда 33нче мәктәп - беренче, Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия - икенче, 8нче мәктәп - өченче; 7-8 сыйныфлар арасында 35нче лицей - беренче, икенче урын бирелмәгән, 3нче мәктәп өченче урынны яулаган. Ансамбльләрдән: 33нче мәктәп - беренче, 10нчы мәктәп һәм 13нче гимназия-интернат - икенче, Зур Афанас мәктәбе өченче урынга лаек булган.
«Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенең йомгаклау концертында Түбән Кама мәгариф идарәсе, аксакаллар шурасы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре дә бар иде. Алар да, милләтебезнең көй-моңнарына гашыйк яшь җырчыларның чыгышларын югары бәяләделәр. Киләсе елда унынчы мәртәбә узачак юбилей бәйгесенә әзерлектә уңышлар теләделәр.
Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X