Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәктәпләрне ремонтлау һ.б

«Мәктәпләрне ремонтлау, балалар бакчалары төзү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту буенча кабул ителгән программалар үз көчендә кала. Алай гына да түгел, аларны үстерү планлаштырыла». Тугызынчы урын безгә хас түгел Узган уку елында белем бирү сыйфаты йомгаклары буенча, Түбән Кама муниципаль районы бишенче урыннан тугызынчыга төште. Төп рейтинг - сыйфат...

«Мәктәпләрне ремонтлау, балалар бакчалары төзү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту буенча кабул ителгән программалар үз көчендә кала. Алай гына да түгел, аларны үстерү планлаштырыла».
Тугызынчы урын безгә хас түгел
Узган уку елында белем бирү сыйфаты йомгаклары буенча, Түбән Кама муниципаль районы бишенче урыннан тугызынчыга төште.
 
Төп рейтинг - сыйфат
Педагогларның август конференциясендә мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин моның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлатты. Берен-чедән, белем бирү сыйфатына БДИ нәтиҗәләре тискәре йогынты ясаган: математика буенча уртача балл 0,6га түбәнрәк. Укучылар химия һәм физика фәннәре буенча имтиханны начаррак биргән. Өч унберенче сыйныф укучысы, гомумән, аттестатсыз калган. Дөрес, көз көне БДИ бирергә була, ләкин алар өчен югары уку йортларына юл ябык.
- Монда сәбәп имтиханнарга әзерлекнең тиешле дәрәҗәдә булмавында гына түгел, - ди Вадим Николаевич. - Классларны дөрес тупларга кирәк. Унынчы сыйныфка баручы бала, нинди профиль буенча белем бирелүенә карамастан, укуын үз мәктәбендә дәвам итәргә тели. Әти-әниләр дә шул фикердә. Шуның белән ялгышалар да.
80 һәм аннан күбрәк балл белем бирү сыйфаты рейтингын билгеләүче кретерий булып тора. Уку алдынгыларының барысы да БДИны югары баллга бирми. Республиканың «Укудагы уңышлары өчен» медаленә дәгъвә иткән 67 укучының 19ы гына 75тән югарырак балл туплый алган. Ә гомумән алганда, 97 укучы бик яхшы билгеләренә тәмамлаган.
- Кызганыч, ләкин Түбән Камада алып барылган уртак эшебез тиешле нәтиҗә бирми, - дип мөрәҗәгать итте укытучыларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин. - Тугызынчы урын безнеке түгел. Югыйсә, бездә барлык шартлар да тудырылган. Моның сәбәпләрен ачыклап, алдагы эшне дөрес оештырырга, мәгариф өлкәсендә лидер булып торучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә һәм кулланырга кирәк.
 
Белем белән тәрбияләү
Ә менә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә Түбән Кама Татарстан буенча беренче урында тора. Моңа яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекнең, балаларның җәрәхәтләнү очраклары кимүе, физкультура һәм патриотик тәрбия юнәлешендә алып барылган эшләр нәтиҗәсендә ирешелгән. Әйтик, узган уку елында балигъ булмаганнар тарафыннан 55 җинаять кылынган. Бу, алдагы уку елы белән чагыштырганда, дүрткә кимрәк. Статистиканы читтән килеп укучы студентлар боза: алар тарафыннан алты җинаять кылынган.
Шунысы игътибарга лаек: балалар арасында наркотик куллану һәм тарату (узган ел 11 бала тоткарланган), шулай ук үз-үзенә кул салырга омтылу очраклары теркәлмәгән.
- Рейтинг артта калучыларны шелтәләү, ә алдынгыларны мактау өчен сәбәп булырга тиеш түгел, - диде ТР мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов. - Ә анализ һәм аннан тиешле нәтиҗәләр ясау өчен җирлек. Бу мәсьәләгә сак һәм җаваплы килү таләп ителә.
 
Нәтиҗәләрдән статистикага
Яңа уку елында Түбән Каманың уку оешмаларында берникадәр үзгәрешләр булды. «Сказка» прогимназиясе дүрт класс чыгарды һәм статусын балалар бакчасына үзгәртте. 63нче һөнәр училищесы агропромышленность көллиятенең структур подразделениесе булды. Мәскәү гуманитар-икътисад институты урта һөнәр белгечлеге әзерләү юнәлешендә эшли. Шул рәвешле, бүген шәһәрдә 11 урта һөнәр бирү учреждениесе бар. А.Н.Туполев исемендәге Казан Дәүләт технологик университетының Түбән Кама мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты (КАИ) Түбән Кама химия-технология институтына кушылды. Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы да статусын үзгәртте - бүген ул Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты филиалы. Түбән Камада эшли торган институтлар саны - 3.
Дүрт мәктәптә ремонт уздырылган (моңа 126 млн. сум сарыф ителгән). Республиканың капиталь ремонт программасыннан тыш, Кама Аланы бистәсендәге 1нче мәктәптә ремонт үткәрелгән. 2012 елдан алып исәпләгәндә, барлыгы 30 мәктәптә ремонт эшләре башкарылган (750 млн. сум). Алты мәктәп ишегалдында спорт мәйданчыклары төзелә, Кармалы авылы мәктәбенең спорт залында шушы көннәрдә ремонт эше тәмамланырга тиеш.
- Быел безнең алга куелган бурычлар, узган елдагысына караганда да катлаулырак, - диде үз чыгышында Андрей Поминов, конференция эшенә йомгак ясап. - Мәктәпләрне ремонтлау, балалар бакчалары төзү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту буенча кабул ителгән программалар үз көчендә кала. Алай гына да түгел, аларны үстерү планлаштырыла.
Конференция ахырында кайбер педагогларга ТР Мәгариф министрлыгы һәм шәһәр башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.
Ирина ГАРИПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев