Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәктәпле һәм бакчалы булачаклар

Түбән Камада Фикърәт Табиев урамындагы яңа белем бирү комплексына беренче субай сугу тантанасы узды. Анда Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, белем бирү идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм микрорайон халкы катнашты. «Зур хыялыбыз тормышка ашачак - яңа микрорайонда балалар бакчасы һәм мәктәп...

Түбән Камада Фикърәт Табиев урамындагы яңа белем бирү комплексына беренче субай сугу тантанасы узды. Анда Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, белем бирү идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм микрорайон халкы катнашты.
«Зур хыялыбыз тормышка ашачак - яңа микрорайонда балалар бакчасы һәм мәктәп төзеләчәк. Бу вакыйга «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең 50 еллык юбилеена туры килүе белән тарихка кереп калачак. Предприятие, производство уңышларыннан тыш, социаль проектларны да гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Әлеге микрорайондагы төзелеш тә - шул эшләрнең берсе. Яңа балалар бакчасы һәм мәктәп киләчәге уңышлы булыр дип ышанасы килә», - дип ассызыклады Түбән Кама башлыгы.
47нче һәм 49нчы микрорайоннар берничә ел элек барлыкка килде. Бүген бу - зур торак комплексы, биредә төзелгән 37 йортта 12 мең кеше яши. Шуңа күрә бакча һәм мәктәп төзү мәсьәләсе кискен торды. Ата-аналар балаларын тору урыннарыннан ерак булган белем һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртергә мәҗбүр булды.
Василий Шуйский әйтүенчә, бу микрорайоннарда «Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куючы 7 меңнән артык гаилә яши һәм алар өчен барлык уңайлыклар тудырылырга тиеш.
Яңа белем бирү комплексында 260 урынлык балалар бакчасы (үсеш үзәге) һәм 800 укучы кабул итәрлек мәктәп булачак. Биналар киләсе елда сафка басар, дип планлаштырыла. Әлеге проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән республика программасы кысаларында тормышка ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев