Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәктәп уку елына әзер булыр

Июнь башында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге «Фотокүзәтү. Милли проектлар – 2019» акциясе башлануы турында игълан итте. Бу һәр кешегә үз шәһәрендә нинди объектлар төзелүен, гомумән, кешеләргә нинди тормыш белән яшәүләрен белергә мөмкилек бирә.

2019-2021 нче елларда милли проектларны тормышка ашыру өчен республикада 44, 6 миллиард сум акча китәчәк. Сәламәтлек һәм белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары төзелеше – шулар арасында. Телдән кеше йорты янында төзелеп килүче объект янында фотога төшеп, аны np.photomat@yandex.ru электрон почтасына җибәрә ала. Рәсем исә VMESTE.TATAR интернет-порталында урнаштырылачак.
Мәсәлән, Түбән Каманың 45 нче микрорайонда яңа мәктәп төзелә. Бу белем бирү йортына «Тема –37» исеме биреләчәк. Мәктәпне төзүгә бер миллиард сум тирәсе акча сарыф ителгән. Анда якын-тирәдәге 1000 бала укыр дип фараз ителә. Хәзерге вакытта 784 балага гариза тапшырылган. Беренче сыйныф инде тупланган – алар унау булачак, һәрберсендә – 30 укучы. Шулай ук, биш – икенче, дүрт – өченче, өч дүртенче сыйныфлары бар инде.  
Мөгаллимнәргә килгәндә, хезмәт, рус теле, математика фәннәре буенча һәм башлангыч сыйныф  укытучылары җитми. 
Белем «Артта калучыларсыз мәктәбе» системасы буенча Шалва Амонашвили педагогикасы нигезендә биреләчәк. 
Яңа мәктәп дизайны буенча башка белем бирү учреждениеләреннән аерыла. Төрле төсләргә буялган диварлары әллә каян күренеп, әйтерсең, үзенә чакырып тора. Һәр кабинетта – заманча җиһазлар. Китапханәдә китап укыр, дәрескә әзерләнер өчен урын каралган. Коридорда ял итү өчен урыннар бар. Спорт залында исә скалодром ясалачак, ә бу – биредә Россиякүләм ярышлары уздыру мөмкинлеге булачак дигән сүз.
Хәзерге вакытта подрядчы компания – «Евростиль» җәмгыяте хезмәткәрләре эчке инженерлык челтәрләре урнаштыра, түбә ябуны тәмамлый, мәктәп янын матурлый һ.б. эшләр башкара. Мәктәп, укучыларны 1 нче сентябрьдә кабул итәчәк. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев