Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәктәп бульвары – гөлбакча кебек

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына, кайчандыр розалар чәчәктә утырган Мәктәп бульварын, бездәге предприятиеләр ярдәмендә, гөлбакчага әйләндерәләр. Биредәге уналты түтәлдә япон гөлләре (гортензия), барбарислар, спиреяләр, берьеллык хәтфә гөлләре, петунияләр, карабодай гөлләре (бегония) һ.б. төрле төстәге чәчәкләре белән балкып, көз буе тирә-юньне матурлап утырачак. Савыр агачлары (туя) тернәкләнеп китә калсалар,...

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына, кайчандыр розалар чәчәктә утырган Мәктәп бульварын, бездәге предприятиеләр ярдәмендә, гөлбакчага әйләндерәләр.
Биредәге уналты түтәлдә япон гөлләре (гортензия), барбарислар, спиреяләр, берьеллык хәтфә гөлләре, петунияләр, карабодай гөлләре (бегония) һ.б. төрле төстәге чәчәкләре белән балкып, көз буе тирә-юньне матурлап утырачак. Савыр агачлары (туя) тернәкләнеп китә калсалар, киләчәктә сигез метрга җитеп, шәһәребез яме булачаклар.
- Туя - ныклы карау-тәрбия таләп итә торган көньяк үсемлеге. Аны тиешенчә карап үстерергә тырышачакбыз, - ди төзекләндерү предприятиесе җитәкчесе Лилия Галимҗанова. - Биредә барысы да бер стильдә булсын өчен, ландшафт дизайнеры Лилия Михайлованы да эшкә җәлеп иттек. Гомумән,бөтенесе дә теләп эшләде, беркем дә каршы килмәде.
Димәк, 20 августта булачак бәйрәмен безнең Түбән Кама тагын да матурланып, чәчәкләргә төренеп каршы алачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев