Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Мирас» ишеген ачты

«Мирас» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Биредә 12 төркем эшли, 220 бала тәрбияләнә. Балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашты. «Бүген, чыннан да, безнең өчен зур бәйрәм. «Мирас»ны менә шушындый гүзәл хәлгә китерү өчен төзүчеләр, проектчылар, дизайнерлар бер команда булып эшләде. Сүз дә юк, республика...

«Мирас» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Биредә 12 төркем эшли, 220 бала тәрбияләнә.

Балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашты. «Бүген, чыннан да, безнең өчен зур бәйрәм. «Мирас»ны менә шушындый гүзәл хәлгә китерү өчен төзүчеләр, проектчылар, дизайнерлар бер команда булып эшләде. Сүз дә юк, республика Президенты, бүген Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар ярдәменнән башка бу күләмле проектны тормышка ашыра алмас идек. Аларның күбесе балалар үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Соңгы ике ел эчендә безнең районда биш балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды, биш елда җиде яңа мәктәпкәчә балалар учреждениесе ачылды. Бу юнәлештә эш киләсе елда да дәвам итәчәк һәм тагын 11 бакчада капиталь ремонт уздыру планлаштырыла», - диде ул.
44нче «Мирас» балалар бакчасына килгәндә, биредә ремонт эшләре агымдагы елның март аенда башлана. Ул республика һәм җирле бюджеттан финанслана (35 миллион 600 мең сум).
Бакча 1980 елда сафка баса, шул вакыттан бирле бер тапкыр да комплекслы капиталь ремонт ясалмаган. Бүген исә анда балалар һәм бакча коллективы эше өчен барлык шартлар тудырылган. Туклану блогына яңа җиһазлар алынган. Коллективның тагын бер горурлыгы - «Заман» дип исемләнгән музей. Биредә балаларны татар халкының көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар. Шуны да әйтеп китик: биредәге төркемнәр «Сабан туе», «Нәүрүз» кебек татар исемнәре белән атала. Киләчәктә татар телен өйрәнү юнәлешендә эшләргә планлаштырыла.
2016 елда, республика программасы кысаларында, тагын өч балалар бакчасы ремонтланырга тиеш. Якын көннәрдә, ремонттан соң, 3нче һәм Шәңгәлче авылының балалар бакчалары кабат эшли башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев