Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Министр да катнашты

17-19 мартта Түбән Камада Татарстанныӊ һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында III Спартакиаданыӊ кышкы этабы финалы узды. Ярышларда баскетбол, өстәл теннисы, хоккей һәм чаӊгыда узышу буенча зона этапларында беренчелекне алган 38 команда катнашты. 19 мартта алар Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә ГТО комплексы нормаларын тапшырдылар. - Мондый Спартакиада инде өченче...

17-19 мартта Түбән Камада Татарстанныӊ һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында III Спартакиаданыӊ кышкы этабы финалы узды. Ярышларда баскетбол, өстәл теннисы, хоккей һәм чаӊгыда узышу буенча зона этапларында беренчелекне алган 38 команда катнашты.
19 мартта алар Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә ГТО комплексы нормаларын тапшырдылар.
- Мондый Спартакиада инде өченче ел рәттән уздырыла, - дип аӊлата республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима. - Быел ГТО тапшыруны да кертергә булдык. Элек аны бары мәктәп укучылары гына тапшыра иде. Быел аңа студентлар да кушылды. Тагын шунысы бар: әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән кешеләргә алтын, көмеш һәм бронза дәрәҗә ГТО күкрәк билгесе тапшырыла.
ГТО тапшыруда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары белән беррәттән, укытучылар, хәтта директорлар да ярышты. Барлыгы ун дисциплина билгеләнгән: озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү, тирда ату һ.б.
Безнең Түбән Камадан финалга нефть химиясе, педагогия һәм технология колледжлары чыктылар.
Шәһәребез җитәкчеләре дә сынатмадылар. Мәгариф идарәсенеӊ яӊа начальнигы Вадим Матюшин йөзү, гер күтәрү, «отжимание», турникта күтәрелү, мылтыктан ату буенча нормативларны үтәде.
- Барлык катнашучыларда да зур җаваплылык сизелә, - диде В.Матюшин. - Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү пропагандасы актив бара. Гомумән алганда, Түбән Кама уку-укыту учреждениеләре миндә уӊай тәэсир калдырды.
Чыннан да, шәһәребездә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уӊайлыклар да тудырылган: яңадан-яңа спорт заллары, спорт мәйданчыклары ачыла, кышын тимераякта шуу корылмалары төзелә.
ГТО нормативларын тапшыруда мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та үзен сынап карады.
«Отжимание» күнегүен министр 25 мәртәбә үтәде, «пресс» күнегүендә дә сынатмады, бассейнда йөзү ярышында катнашты, тирда пневматик мылтыктан атты.
- Кеше үзенең сәла-мәтлеген саклар өчен, һәрвакыт хәрәкәттә булырга һәм дөрес тукланырга тиеш, - дип саный ул. - Бары шул вакытта гына сәламәт килеш озак яшәргә мөмкин. Минем эшем күп, әмма системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тырышам: чаӊгыда йөрим, иртән эшкә җәяү барам. «Отжимание» ясарга яратам, пресс та нык булырга тиеш, тирда да еш атабыз. Үземне формада тотарга тырышам, шуӊа күрә минем буем гәүдәм авырлыгына туры килә.
Спартакиаданы оештыручылар ел саен нинди дә булса яңалык кертергә тырыштылар. Быел андый яңалык - командаларның хоккей уенында ярышуы.
- Уку-укыту учреж-дениеләрендә хоккей командалары булдыруны максат итеп куйдык, - ди министр. - Әлбәттә, чыгымнары да булыр. Чөнки махсус киемнәр, җиһазлар кирәк.
Ярышларның баш судьясы, 1нче мәктәпнең физкультура укытучысы Алексей Лобашев әйтүенчә, җитәкчеләр дә, студентлар да ГТО нормативларын бик яхшы тапшырганнар, бу аңлашыла да чөнки Спартакиадага физик яктан ныклы хәзерлекле яшьләр җыелган.
Спартакиаданы тантаналы ябу һәм бүләкләү өлеше «Батыр» спорт комплексында узды. Нәтиҗәләр буенча беренчелекне, инде икенче ел рәттән, безнең Түбән Кама нефть химиясе колледжы яулады.
Алия ИСХАКОВА.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев