Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мөһим мәсьәләләр каралды

Машиналар саны артачак, комлы-тозлы эретмә җитәрлек, урам җыештыручылар бар... Түбән Камада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча узган комиссия утырышында шәһәрнең кышка әзерлеген тикшерделәр. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Павел Перепелов әйтүенчә, быел кышын, кар бигрәк тә күп яуган вакытта, урамнарга төзекләндерү комплексы предприятиесенең 150 хезмәткәре һәм 765 урам...

Машиналар саны артачак, комлы-тозлы эретмә җитәрлек, урам җыештыручылар бар... Түбән Камада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча узган комиссия утырышында шәһәрнең кышка әзерлеген тикшерделәр.
Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Павел Перепелов әйтүенчә, быел кышын, кар бигрәк тә күп яуган вакытта, урамнарга төзекләндерү комплексы предприятиесенең 150 хезмәткәре һәм 765 урам җыештыручы чыгачак. Эш бертуктаусыз ике сменада барачак. Элек махсус техника иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә генә эшкә тотынса, быел шәһәрне кардан иртәнге 5тә үк чистарта башлаячаклар.
«Кар җыю һәм чыгару системасын үзгәртергә планлаштырабыз, - диде, үз чиратында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин. - Машиналар 70кә кадәр җиткереләчәк, йөртүчеләр җыябыз. Урамнардан җыелган карны узган елдагыча бер полигонга түгел, дүрткә бушатырга ниятлибез».
Утырышта шулай ук ПАТП автобусларының махсус урыннарда түгел, ә торак йортлар янында төн уздыру мәсьәләсе күтәрелде. Аларны эвакуацияләү мөмкинлеге юк. Бу йорт янын кардан чистартуны кыенлаштыра. Денис Баландин әйтүенчә, магистральдә автобуслар калдырмау максатыннан «Юл инспекторы» акциясе уздырылачак. Шулай ук транспорт компанияләре җитәкчеләреннән йөртүчеләр белән әңгәмә уздыруларын үтенде.
Бозлы юлларны эшкәртү белән проблема булмаячак: «Татавтодор» Түбән Кама филиалы җитәкчесе Рәфис Хөсәенов сүзләренә караганда, быел 8300 тонна комлы-тозлы эретмә әзерләнгән.
Утырышта шулай ук башка мөһим мәсьәләләр хакында да сүз барды. Зур Афанас авылыннан тимер юлны аркылы чыгу урынына кадәрге юлда транспорт аварияләре еш була. Әмма биредә бер чара белән генә чикләнеп булмас, проблеманы комплекслы хәл итәргә: киртә куярга, разметка ясарга һ.б. кирәк. Болар зур чыгымнар таләп итә. Якын арада төзекләндерү эшләре өчен кирәкле сумма күрсәтелгән документлар әзерләнәчәк һәм финанслау юлларын эзли башлаячаклар.
Быел Түбән Кама юлларын ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Җирле бюджеттан бүлеп бирелгән 31 миллион сумга 6098 квадрат метр чокыр ямалды, алты юл аша чыгу урынында яктырткычлар куелды, 364 километр юлга тамгалар ясалды, ут кайтаручы пленка ябыштырылган 100 юл билгесе куелды һ.б.
Руслан Исламов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев