Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

МИЛЛИ ХӘЯТ

Бәйрәм кысаларында әдәби мәйданчык оештырылды.

Шәһәр Сабантуе тамашачылары өчен китапханәчеләр аерым чатырда күргәзмәләр төзеп куйганнар иде. Театр елына зур игътибар биргәннәр. Г.Камал тормышын яктырткан энциклопедик басма – бай эчтәлекле. Яңалыклар белән дә танышып булды. Шәһәребез ветераннары, аеруча, «Әллүки» балалар театрына нигез салган һәм «Җидегән чишмә»не оештырып йөрүчеләрдән булган Наил Нуретдинов турындагы «Типте йөрәк, милләтебез җанын җылытырга теләп» (2017) дигән китап белән кызыксындылар. Фольклор уеннары гаҗәеп төрле икән: сөйләделәр, аңлаттылар, уйнап та күрсәттеләр. 

Якташыбыз Таллин Сабантуенда күңел ачкан. Медицина көллияте укытучысы Илһамия ханым Зәйнуллина Балтыйк якларына сәяхәт итеп кайткан. Чаллыдан барган юлдашы Рузалия ханым белән Петергоф фонтаннарына хозурланып йөргәннәр. Ә Таллинга килеп җитүгә, нәкъ шул көннәрдә узучы Европа татарларының Сабантуй бәйрәменә юл тотканнар. Моннан ике ел элек ул Вильнюста узган иде, быел дүртенчесенә Эстония кабул итте. 16 июньдә Чехия, Швейцария, Польша, Финляндия, Россиядән берничә мең милләттәшебез һәм Татарстаннан 120 кешелек делегация килгән. Казан артистларын бик җылы кабул иткәннәр. БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров – әлбәттә, бәйрәмне рәсми ачып җибәрүчеләр рәтендә. Безнең туристлар зур түбәтәй итеп ясалган бавырсактан, Эстониядә яшәүче татар хуҗабикәләре пешергән пәрәмәчләрдән авыз иткәннәр. Бәйрәм кунаклары белән аралашу үзе бер вакыйга булган: аларның чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу кебек милли уеннарда кызып катнашуларын караганнар. 
        
Удмуртлар «Гырон быдтон» бәйрәменә әзерләнә. Егерме ел буена аны Балтач районында уздырдылар, быел урыны Мамадыш ягына күчте. Йола борынгы мәҗүсилек чорыннан килә һәм чәчүнең тәмамлануы белән бәйле. 29 июньдә Кукмара, Баулы, Чаллы, Алабуга, Казан һәм Башкортстан якларыннан да кунаклар көтәләр. Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында удмуртлар унберенче оешма булып теркәлделәр һәм быел беренче тапкыр шәһәр Сабан туенда үз чатырлары куелды. Бездә Менделеевск, Минзәлә районнарыннан һәм Удмуртиядән килгән удмуртлар яши. Бәйрәм чатырында сандык, йон эрләгече, агач тагарак, милли бизәлешле күлмәкләр һәм яулыклар урын алган иде. Кунакларны сыйларга пәрәпәч тә пешергәннәр. «Гырон Быдтон» бәйрәменә «Кизили» вокаль ансамбле белән барырга җыеналар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев