Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәчеткә манара куелды

Бүген Борокта сөенечле вакыйга - иман йортына манара урнаштыру. Аның гомум биеклеге 21 метрны тәшкил итә. Борокта яңа мәчеткә манара куелды. Иман йорты Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында урнашкан. Борок - рус авылы булып саналса да, анда төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Православие динендәге рус халкы өчен юл...

Бүген Борокта сөенечле вакыйга - иман йортына манара урнаштыру. Аның гомум биеклеге 21 метрны тәшкил итә.

Борокта яңа мәчеткә манара куелды. Иман йорты Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында урнашкан. Борок - рус авылы булып саналса да, анда төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Православие динендәге рус халкы өчен юл буенда гына чиркәү бар. 2014 елның язында мәчет дә төзелә башлады. Иман йортын торгызуда башлап йөрүчеләр өчен шушы көннәрдә тагын бер сөенечле вакыйга шаһитына әверелделәр.

Авыл халкы мәчет төзелешенең һәр этабын күзәтеп баралар. Аның гөмбәзен кую өчен махсус техника җәлеп ителә. Чираттагы мөһим этап - манара өчен ярымай ясау.

Мәчет 2014 елның язында төзелә башлый. Гомум мәйданы 250 квадрт метр чамасы. Беренче катта ирләр өчен намаз уку бүлмәсе, өстә - хатын-кызлар өчен, цоколь катта - тәхәрәтханә белән авыз ачу бүлмәсе урын алачак. Иман йортының үзенчәлеге шунда - ул авылга керү юлында төзелә.

Мәчет хәйриячеләр хисабына торгызыла. Сүз уңаеннан, төзелеш участогын да иганәче бүләк иткән. Хәзер аның төзелеше өчен 4 миллион сум акча тотылган, эшне төгәлләү өчен шулкадәр үк кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев