Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Матур да бул... үзеңне яклый да бел

Һәр хатын-кыз матур булырга тели. Хәзерге вакытта моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар: акчаңбулса, битеңә дә, тәнеңә дә массаж ясыйлар, укол кадап, җыерчыкларны бетерәләр, ябыктыралар, кулаяктагы төкләрне йолкып алалар. Бер хатын (исемен Әлфинә дип куйыйк) борын астындагы «мыек»ны юк итәр өчен, лазер эпиляциясе ясатырга булган, тик менә ул хезмәт аңа борчу китерәчәге турында уйламагандыр.

Түбәнкамалы матурлык салоннарының берсенә барып, килешү төзегән һәм тугыз айга 60 процент ташлама белән лазер эпиляциясенә абонемент сатып алган. Башта аңа ошаган: белгечләр һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, киләсе процедурага язылу да авыр түгел, урын һәрвакыт бар.

Әмма күпмедер вакыттан соң барысы да кинәт үзгәргән. Әйтик, белгечкә язылу өчен, берничә тапкыр шалтыратырга кирәк. Хезмәткәрләрнең буш вакыты юк, янәсе. Ташламалы абонемент алганга мөнәсәбәт шундыйдыр дип, Әлфинә фирма белән килешүне өзәргә булган. Әмма администратор: – «Килешүне өзгән чакта акча кайтарылмаячак, шуңа күрә процедураларны алып бетерү отышлырак. – «Килешү төзелгән икән, сез безнең кагыйдәләргә тулысынча буйсынырга тиеш», – дип җавап биргән.

Әлфинә аптырап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Белгечләр, салон хезмәткәрләренең хаклы булмавын аңлатып, дәгъва язуда ярдәм күрсәткән.

–«Кулланучылар хокукларын яклау турында» канунда килешүне теләсә кайсы вакытта өзүнең өч сәбәбе бар. 32 нче маддә нигезендә, сез хәтта сәбәпләрен дә аңлатудан баш тарта аласыз. Әмма хезмәт күрсәтүче килешү төзү белән бәйле чыгымнарны тотып калырга хакы бар. Әлфинә белән булган очракта аңа йөрмәгән көннәре өчен акчаны тулысынча кайтарырга тиешләр иде, – дип аңлата эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

Ләкин хатын матурлык салонына дәгъваны китергәч, башта администратор кәгазьгә имзасын куймыйча интектергән. Куйгач та, көннәр, атналар узган, ә акчаны кайтаручы булмаган. Янәсе, җитәкчеләрнең дәгъвасын тикшерергә вакыты юк. Белгечләр матурлык салонына шалтыратып, канунны аңлаткач кына, Әлфинәгә акчасын икенче көнне үк һәм тиешле күләмдә кайтарганнар.

Дәгъва 10 көн эчендә каралырга һәм аның буенча нәтиҗә чыгарылырга тиешлеген исегездә тотыгыз. Акчагызны кайтарудан яки килешүдән баш тарткан өчен штраф түләтәләр икән, судка мөрәҗәгать итегез.

– Ел саен ноябрьнең икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә икенче пәнҗешәмбе сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Быел сыйфат атналыгы 9-15 ноябрьгә туры килә. Теләсә нинди сәүдә үзәге һәм кибет максаты сатып алучының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү булырга тиеш. Товарның барлык характеристикалары акланган очракта сатып алучы канәгать була. Шуңа күрә, сатучы һәм хезмәт күрсәтүче сатып алучыларны җәлеп итү өчен, беренче чиратта, намуслы эшләргә тиеш, – дигән фикердә Евгения Чернова.

Хөрмәтле кулланучылар! Кеше үз хокукларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы 20а йортында бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555) 36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X