Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Машиналарсыз ишегалды булырмы?

Мурадьян урамындагы 4 нче, 5 нче, 6 нчы йортлар ишегаллары машинасыз калырга мөмкин. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен шәһәр мэры Айдар Метшин белән узган күчмә киңәшмәдә күтәрелде.

Анда катнашучылар шәһәрдә яңартыла торган берничә объектта булып, эш барышын тикшерделәр. Кайда, нәрсәләр үзгәртеләчәге, яңартылачагы һәм төзеләчәге турында киңәштеләр.
Башта Җиңү Монументы һәм аның тирә-ягында башкарылган төзекләндерү эшләре белән таныштылар. Монумент тирәсендә иске брусчатка урынына яңасы җәелә, җир асты коммуникацияләре алмаштырыла. Боларга өстәп, әле тагын Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы Кавалерлары бюстлары да урын алыр. Шулай ук павильон куелып, шунда Хәтер китабының электрон версиясе урнаштырылыр дип көтелә. Киләчәктә Җиңү Монументы, Халык Иҗаты йорты каршындагы мәйданчык һәм Лемаев скверы бер стильдә берләштерелгән ансамбль булачак. Шулай ук Бакый Урманче урамында да эш гөрли.
Киңәшмәдә катнашучылар Мурадьян урамында да булды. Район иске, ишегалдына керә торган юллар начар, балалар мәйданчыклары шәһәр төзелешеннән соң яңартылмаган диярлек. Ишегалды автомобильләр белән шыплап тулган.  
Бу йортлардагы автомобиль хуҗаларына «машиналарсыз ишегалды» экспериментында катнашырга тәкъдим ителде. Монда алай куркырлык урын юк, чөнки аларга башка җирдән урын биреләчәк. Йортта яшәүчеләрнең вәкиле Зөлфия Нәбиуллина моңа шат булуын яшермәде. «Машиналар белән ишегалды тулы булганда, балаларны урамга чыгарырга да куркабыз. Ә башка урыңга күчерелсә, җаныбыз тыныч булачак» –диде ул.
Сүз уңаеннан, бу ишегалдын киләсе елда яңарту көтә, чөнки ул республика программасына кертелгән.
Илһамия ХӨСӘЕНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев