Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әлмәт кондитеры "Сайлау" торты, журналисты "Сайлау" пирогы пешергән

"Әлмәт таңнары" газетасы бүлек мөхәррире өчен бу икеләтә бәйрәм - сайлау һәм редакциядә эшли башлавына 30 ел. Әлмәт шәһәрендә сайлауга үзенчәлекле итеп әзерләнүчеләр хакында "Әлмәт таңнары" газетасы яза. "Әлмәт таңнары" газетасының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Ирина Апачаевага бүген икеләтә бәйрәм - Россия Дәүләт...

"Әлмәт таңнары" газетасы бүлек мөхәррире өчен бу икеләтә бәйрәм - сайлау һәм редакциядә эшли башлавына 30 ел.

Әлмәт шәһәрендә сайлауга үзенчәлекле итеп әзерләнүчеләр хакында "Әлмәт таңнары" газетасы яза.

"Әлмәт таңнары" газетасының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Ирина Апачаевага бүген икеләтә бәйрәм - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлана торган көн аның редакциядә эшли башлавына 30 ел тулу белән туры килгән. Шуңа күрә ул иртәдән үк эш кайнаган редакциягә бәйрәм пироглары күтәреп килде.

"

Бүген мин иртәнге сигездә үк киләчәк өчен тавыш бирдем. Бу гражданлык позициясе сайлаган эш, яр кебек үк мөһим адым. Минем хәтердә әле әти-әниләрнең бизәлгән тарантасларга төялеп тавыш бирергә барулары саклана. Шул вакыт үземнең дә тизрәк үсәсе, олылар кебек үк җаваплы адым ясыйсы килә иде. 30 ел эш дәверендә андый адымнар, шөкер, күп ясалды. Журналист эшчәнлеге, гомумән, җаваплылыкның иң зуры инде ул", - ди Ирина Николаевна.

43 еллык кондитер стажы булган Фәния Кәлимуллина исә сайлау уңаеннан махсус торт пешергән.

Фәния Кәлиумуллина кондитер профессиясен үзе түгел, ә профессия аны сайлый дисәм дөресрәк булыр. Бик иртә әти-әнисез калган ятимә кызга тагын алты эне-сеңлесенә аякка басарга ярдәм итәргә кирәк була. Шуңа күрә ул туган Сарман районына якын урнашкан Әлмәткә килеп бер еллык курслар булган училищега укырга керә. Өстәвенә, тәмле яратучы Фәния кондитер кешене ниндидер татлы матурлык тудыручы тылсымчыга тиңли.

Укып диплом алуга ук Әлмәттә урнашкан «Восток» ресторанына эшкә җибәрәләр кызны. 19 ел буе төнге эштә эшләгән дәвердә җитештергән баллы ашамлыкларның гомуми күләме тонналар белән исәпләнә булыр. Кайбер көннәрдә аңа хәтта 200 килограммга чаклы тортлар һәм пирожныйлар әзерләргә туры килә.

Ресторанда эшләп чыныккан, инде үзе күптән гаиләле булып кыз һәм ул үстергән Фәния ханымны азык-төлек «фронты»ның иң кайнар нокталарына - яңа ачылган җәмгыять туклану урыннарына күчергәләп торалар. Анда аңа шулай ук яңа җитештерү пунктларының эшчәнлеген тәртипкә салырга, яшьләрне эшкә өйрәтергә туры килә.

Совет сәүдәсе отличнигы, күпсанлы социалистик ярышлар ударнигы, Татарстан республикасы атказанган сәүдә хезмәткәре булган Фәния Кәлимуллинаның эш стажы 43 ел. Күптән лаеклы ялда булса да, 70 яшьлек Фәния апа әле дә булса яраткан эшен ташлаганы юк - шәхси кондитер цехында тортлар пешерүен дәвам итә.

"Мин тортларны һәр бәйрәмгә пешереп торам. Бердәм сайлау көне дә элеккедән килгән гадәт буенча безнең өчен календарьның кызыл көне. Гадәттә, бу көнне балалар, оныклар белән җыелышабыз, шуңа да тырыштым инде", - ди ул.

Кәлимуллиннар гаиләсе 768 нчы сайлау округында тавыш бирә. Башка участоклардагы кебек үк Фәния апага да биредә махсус беләзек бирделәр. Аның белән ул җәмгыять транспортына бушка йөриячәген дә, атракционнарда өстәмә билет алырга мөмкинлек булачагын да, иң мөһиме, яраткан җырчысы Айдар Галимов концертын карый алачагын да яхшы белә.

"Балаларны озаткач та концертны карармын дип торам. Мин, гомумән дә, андый чараларны бер дә калдырмыйм", - ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126355/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X