Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Шәһәребездәге иң зур мәктәпләрнең берсе - 29нчы мәктәп коллективы, өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә быел аеруча җаваплы карап, башка елгыдан җанлырык, өлкәннәрнең йөрәк кылларын тибрәтердәй, хезмәт җимешләрен балаларында оныкларында күреп сөенерлек, горурланырлык итеп уздырдылар. Бәйрәм сценариен татар һәм рус театрлары түгәрәкләре җитәкчеләре Ләйсән Хәнәфиева һәм Наталья Николаева язганнар, кичәне дә алар...

Шәһәребездәге иң зур мәктәпләрнең берсе - 29нчы мәктәп коллективы, өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә быел аеруча җаваплы карап, башка елгыдан җанлырык, өлкәннәрнең йөрәк кылларын тибрәтердәй, хезмәт җимешләрен балаларында оныкларында күреп сөенерлек, горурланырлык итеп уздырдылар.
Бәйрәм сценариен татар һәм рус театрлары түгәрәкләре җитәкчеләре Ләйсән Хәнәфиева һәм Наталья Николаева язганнар, кичәне дә алар алып барды. Чараның төп оештыручысы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Владимирова, музыка белән җитәкчелек итүче һәм башкаручы Ирина Вахминцева булдылар.
Өлкәннәр көненә зурлап әзерләнгәннәр һәм ул тантаналы узды. Мәктәпкә кунакка килгән өлкәннәрне, татар һәм рус музыкасы яңгыратып, хөрмәтләп каршыладылар, чишенү урыннарына, аннары тамаша залына озаттылар. Кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары да бар иде. Зал тулы булды.
Башта мәктәп директоры Равис Шакиров, шәһәр мәгариф ветераннары советы һәм аксакаллар шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗев чыгыш ясап, кунакларны бәйрәм белән котладылар,
сәламәтлек, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, аларның ихтирамын тоеп, уңышларына шатланып һәм горурланып, озак яшәүләрен теләделәр.
Өлкәннәр, үз чиратларында, бәйрәмнең шулай яхшы оештырылуына канәгатьлек белдереп, мәктәп җитәкчелегенә, әлеге чараны уздыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм чыгышлары укытучылар һәм укучылар башкаруында җыр-бию белән үрелеп алып барылды.
Укучылар көче белән оештырылган «Көзге муллык» дигән күргәзмә һәм үз куллары белән эшләгән әйберләр витринасы да өлкәннәр күңеленә хуш килде. Концерттан соң кунаклар (200дән артык өлкән кеше) бик тәмле ризыклардан авыз итеп, үзара аралашып, әңгәмә корып утырдылар. Гармунчы Наил Миңнебаев оста итеп уйнавы белән өлкәннәргә җырларга һәм биергә ярдәм итте.
Бәйрәм бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте. Өлкәннәр аны оештыручыларга рәхмәтле булып таралышты.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X