Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ленар өчен тавыш бирик

Россия Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән «Народный участковый - 2017» конкурсының икенче этабы башланды. Бу этапта Түбән Кама данын Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең полиция участок инспекторы Ленар Ибраһимов яклаячак. Беренче этапта аның өчен тавыш бирүчеләр күбрәк булды. Икенче тур 16 ок-тябрьгә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыючы...

Россия Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән «Народный участковый - 2017» конкурсының икенче этабы башланды. Бу этапта Түбән Кама данын Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең полиция участок инспекторы Ленар Ибраһимов яклаячак. Беренче этапта аның өчен тавыш бирүчеләр күбрәк булды.
Икенче тур 16 ок-тябрьгә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыючы полиция хезмәткәре бәйгенең бөтенроссия финалы этабында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Бүләкләү тантанасы, Полиция участок инспекторлары көне алдыннан, 16 ноябрьдә узачак дип көтелә.
Ленар Ибраһимов вазифаларын 2009 елдан башкара. Аның тарафыннан быелгы сигез айда 18 җинаять ачылган, тәртип бозучыларга карата 153 административ беркетмә төзелгән. Тавышлар ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтында «Народный участковый» бүлегендә (16.мвд.рф) кабул ителә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев