Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Лаеклыларга – бүләк

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин республика, Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне котлады. 35нче лицейда узган әлеге тантанада 200дән артык укучы катнашты. 2016-2017 уку елында 6496 түбәнкамалы үзен төрле олимпиада һәм конкурсларда сынап караган, шуларның 649ы - муниципаль, 153е - рес-публика, 13е - россиякүләм һәм берсе...

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин республика, Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне котлады. 35нче лицейда узган әлеге тантанада 200дән артык укучы катнашты.
2016-2017 уку елында 6496 түбәнкамалы үзен төрле олимпиада һәм конкурсларда сынап караган, шуларның
649ы - муниципаль, 153е - рес-публика, 13е - россиякүләм һәм берсе халыкара бәйгеләр җиңүчесе һәм призеры дип табылган.
Тантана вакытында Түбән Кама башлыгы россиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды. Шулар арасында 22 ил катнашында узган халыкара олимпиадада химия фәненнән алтын медальгә ия булган 35нче лицей укучысы Андрей Кобелев та бар.
«Уңышларыгыз белән горурланабыз! Сез тормыш юлыгызның әле башында гына, әмма ирешелгәннәр сезгә алга таба ярдәм итәчәк. Сез - безнең өметебез, шәһәребез, республикабыз, илебез өмете!» - дип, мөрәҗәгать итте егетләргә һәм кызларга Айдар Метшин. Ул шулай ук балаларны олимпиадаларга әзерләгән укытучыларны һәм ата-аналарны да тәбрикләп, рәхмәтен җиткерде.
Укучылар, үз чиратында, шәһәр мэрына Түбән Кама киләчәге турында үз фикерләре язылган китап бүләк иттеләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X