Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күз яше төштеме?

Рамилә декрет ялына чыгуга, өйдә күбрәк булырга гадәтләнде. Кирәк-яракны ире алып кайтып тора, ә дөнья хәлләрен көнаралаш яшьлек дусты кереп сөйли. Менә бүген дә хәл белеп чыгарга кергән дус кызы, чәй эчеп утырганда, аны аяктан егарлык хәбәр әйтте: - Илмирның хатыны дәваханәдә ята икән бит. Табиблар өметсез дип әйтә икән......

Рамилә декрет ялына чыгуга, өйдә күбрәк булырга гадәтләнде. Кирәк-яракны ире алып кайтып тора, ә дөнья хәлләрен көнаралаш яшьлек дусты кереп сөйли. Менә бүген дә хәл белеп чыгарга кергән дус кызы, чәй эчеп утырганда, аны аяктан егарлык хәбәр әйтте:
- Илмирның хатыны дәваханәдә ята икән бит. Табиблар өметсез дип әйтә икән... Синең күз яшең төшкәндер инде. Байтак еллатылар бит алар сине.
Рамиләнең агарып киткән чыраен күргәч, куркып:
- Бу хәбәргә куанмыйсыңмы әллә? - дип акланды.
Шул сүзләрдән соң, юк сәбәбен бар итеп, китәргә ашыкты. Моңа кадәр өчәр сәгать утырырга гадәт-ләнгән хатынны Рамилә дә калырга кыстамады.
Ничек инде кешенең авыруына,үлем тырнагына эләгүенә сөенергә була?! Каргамады ул аларны, рән-җеде генә. Анда да Гөлүсәгә түгел. Кызлар, алучысы булса, кияүгә чыга ул. Ике кызны берьюлы алдап йөрткән Илмирга рәнҗеде. Хәзер инде анысына да исе китми, туйлар узган, туннар тузган...
Илмир башкага өйләнгәч, шактый күз яше түкте, анысы дөрес. Юләрлеге белән мәхәббәт бар дип йөргән бит. Ә егет бары тик үзенә кулай варинат кына эзләгән икән. Уйнап туйгач, чыгарып ташлаган мәче баласы кебек итте егет аны. Ә баштарак: «Нигә кыланган буласың инде, без барыбер бергә булабыз», - дип ачулана иде. Ярый әле, Рамилә аның кыстауларына бирешмәде. Ә Гөлүсә хәйләкәрлеге, тасма теле белән алдырды. Нигә хәзер әллә кайчан узганны искә алып, яраларны яңартырга? Үткәннәр - үткәндә калырга тиеш, аларга кайту юк. Чәчәк кебек кызы, дәрәҗәле ирнең яраткан хатыны булу да җитә Рамиләгә.
Сүз дә юк, өйләнешкән мәлдә кыланып та күрсәтте инде Гөлүсә. Егетнең үзен сайлавына куанычын яшерергә дә тырышмады. Бу хакта Интернетта да көн саен мактанып, бергә елмаеп төшкән фотоларын алмаштырып кына торды. Буйга узганын да көне-сәгате белән шул ук Интернетка чәчте. Аның кемне тапканын, ул сабыйның ничек үскәне, әтисенең ничек яратканы хакында тәмләп язып торды. Бары Рамилә ягыннан бернинди дә ым булмагач, алай гына да түгел, уңышлы кияүгә чыкканын ишеткәч кенә бераз тынычланды бугай.
Әйе, Рамилә дә үз тиңен тапты, тыйнак кына туй ясап, бергә яши башладылар. Ике якның да әти-әнисе гади кешеләр - туйда Илмир-Гөлүсәгә салган кебек зур бүләкләр бирүче булмады. Барын да үзләре тапты, барына да үз көчләре белән иреште. Ирен талантлы, өметле яшь галим дип, чит илгә тәҗрибә тупларга чакыргач, алар ризалык биреп, 5 елга Германиягә киттеләр. Андагы тормышны чагыштырырлык та түгел, тик ни рәхәт булса да - туган җир сагындыра. Биш елдан соң тагын беразга калырга туры килде шул. Бөтенләйгә калу мөмкинлеге булса да, туган якларына әйләнеп кайттылар. Үз ягыңның юл буенда үсеп утырган әрем исе дә сагындыра читтә, -ди Рамилә.
Әле кайтканнарына ике генә ел. Россиядәге тормышка ияләштеләр. Алман илендә туган мәхәббәт җимешләре үсеп килә. Кызлары әнисе кебек йомшак холыклы, мак-тануның ни икәнен дә белми. Укуы бик яхшы, укытучылары гел мактап кына торалар үзен. Чит илдә туса да, әти-әнисе ана телен өйрәтте, хәзер өч телдә иркен аралаша.
Рамилә кияүгә чыгуга намазга басты, киенү рәвешен үзгәртте, тормышка башка күзлектән карый башлады. Аның бу гамәленә ире дә каршы килмәде. Ирдән уңды - моның өчен Аллаһка рәхмәтле хатын.
Менә бүген дә кичке намаздан соң, Гөлүсәнең терелүен теләп, озаклап догаларын укыды.Терелсен иде Гөлүсә, терелсен. Мәктәптә укучы кызы хакына терелсен. Кирәк булса, ярдәм кулы сузарга да әзер. Акчалары җитәрлек, дәрәҗәле дус-ишләре дә байтак. Гөлүсә ничектер, ә Рамилә бит аны беркайчан көндәш санамады. Язмышлардан узып булмый... Кемнең яры кем буласын да без хәл итмибез...
Бәлки киләчәктә үткәннәрне онытып, дуслашып яшәргә насыйп булыр.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев