Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кышкы гүзәллекне көткән чакта

Түбән Камада Яңа ел мәйданчыкларын бизәү башланды. Чыршы шәһәрчекләренең урыннары үзгәрмәгән диярлек. Алар «Гаилә», Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, «Кояшлы алан», Нефтехимиклар паркларында; Лемаев исемендәге мәйданда, «Шинник» спорткомплексы янында, Красный Ключ бистәсендә («Рамус» сәүдә үзәге артында), Кама яры буенда булачак. Тагын берсе – Химиклар урамындагы 16 нчы йорт янындагысы – күптән түгел ачылган автошәһәрчеккә күчерелде.

Андагы тауны балалар яратып та өлгерделәр. Мәйданчыкның элекке урыны да буш калмаячак. Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Пугачев әйтүенчә, анда да тау ясарга ниятлиләр. 
Лемаев исемендәге мәйданда эш тулы куәттә бара. Чыршы каркасы инде урнаштырылган. Биредә электр үткәрүчеләр көне-төне эшли. Эшчеләр гирлянда суза башлаган. Әмма әлегә шәһәрчекне бизәү серләрен ачарга ашыкмыйлар.
«Кояшлы алан»да чыршыны куясы юк, бары чәчәкләрне һәм күбәләкләрне йолдызларга һәм уенчыкларга алыштырганнар. Парк капкалары да бәйрәмчә бизәлгән. Ләкин эш әле тәмамланмаган.
– Башка зур үзгәрешләр көтелми. Елдагыча, боздан ясалган сыннар урнаштыру да планлаштырыла. Әлегә сулыклардагы боз калынлыгының 20 сантиметрга җиткәнен көтәбез. Бу эш белән сәнгать белеме булган кешеләр генә шөгыльләнә, – дип аңлата Павел Пугачев.
20 декабрьгә кадәр чыршы шәһәрчекләрен бизәү тәмамланырга тиеш. Аннары аларны махсус комиссия кабул итәчәк. Ачу тантаналары исә 25-29 декабрьдә узачак. 
Фотода: «Кояшлы алан» паркы.
Л.Заһретдинова фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев