Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кызыл Чапчак авылы тарихы китап булып чыкты

Аның авторлары шул авылда туып-үскән сеңелле-апалы Рузалия Гыйльманова белән Разилә Борһанова. Елъязма "Чапчагым - яшь чагым", дип атала. Исеме - җисеменә туры килә. Авылдашлар белдерүенчә, китапны укыганда алар балачак, яшьлек елларына кайткандай булалар. Туган авыл тарихына багышлап китап чыгару - тормышка ашкан хыялыбыз, дип шатлыкларын эчләренә яшерә алмый апалы-сеңелле Рузалия...

Аның авторлары шул авылда туып-үскән сеңелле-апалы Рузалия Гыйльманова белән Разилә Борһанова. Елъязма "Чапчагым - яшь чагым", дип атала. Исеме - җисеменә туры килә. Авылдашлар белдерүенчә, китапны укыганда алар балачак, яшьлек елларына кайткандай булалар.

Туган авыл тарихына багышлап китап чыгару - тормышка ашкан хыялыбыз, дип шатлыкларын эчләренә яшерә алмый апалы-сеңелле Рузалия Гыйльманова белән Разилә Борһанова. Рузалия ханым китапханәләр системасында 40 елдан артык эшли. Шул дәвердән бирле Кызыл Чапчак турында язма-мәкаләләр туплый. Апасы Разилә авыл халкы белән аралаша.

Китап язу турында яңалыкны авыл халкы бик хуплап чыга. Нәселләре турында мәгълүмат бирүдә алар активлык күрсәтә. Материал туплау барышында үзләренә яңалык ачучылар да була.

Хәзер Кызыл Чапчакта 234 йорт теркәлгән. Авылда яшүчеләрнең күпчелеге шушы җирлектә туып-үсүчеләр. Мисал өчен, Гөлнур Гарифуллинаның Кызыл Чапчакта җиде буын нәселе яшәгән. Тормыш иптәшенең туганнары да монда гомер иткәннәр.

Җыелган материалны эшкәртүгә ел ярым китә. Алда нәшер итү бурычы тора. Җыентыкның басылып чыгуы да авылдашлар ярдәменнән башка булмый.

Китап 300 данә чыккан. Җыентык белән танышырга теләүчеләр шәһәр һәм авыл китапханәләренә мөрәҗәгать итә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Кызыл Чапчак авылы тарихы китап булып чыкты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев