Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Куркыныч авыру

Соңгы сигез ай эчендә шәһәребездә 575 кешене кыргый яки йорт хайваннары тешләгән.

Әгәр сезгә дә кыргый яки йорт хайваннары һөҗүм итә икән, бераз гына тырналган эз булса да, табибка мөрәҗәгать итегез. Чөнки хайван авыру булып, аның селәгәе төрле яраларга, лайлалы тышчага эләгеп, кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч булган котыру авыруы йоктыру куркынычы бар.
Әлеге инфекция кешенең үзәк нерв системасын зарарлый. Инкубация чоры берничә көннән алып, бер елга кадәр сузылырга мөмкин. Әгәр урам эт-мәчеләре яки кыргый төлке, керпе, тиен ише хайваннар балагызны җәрәхәтләсә, кичекмәстән балалар хастаханәсенең травмпунктына мөрәҗәгать итегез. Ә өлкән кешеләр Түбән Кама үзәк хастаханәсенең травмпунктына килергә тиеш.
Сезне тешләгән хайванның төренә карап, өчтән алып, алтыга кадәр уколлык дәвалау курсы алырга тиешсез. «Җиңелчә генә тырналган», – дип, сәламәтлегегезгә битараф булмагыз.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев