Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көтеп алынган яңалык

Шәһәрдә яңа микрорайоннар төзелә башлагач, транспорт булмауга зарлар бермә-бер артты. Чыннан да, берничә ел элек анда мәктәп тә, балалар бакчалары да юк иде. Шуңа күрә, эшкә киткәнче, әти-әниләр балаларын машиналарында илттеләр, ә машиналары булмаганнар тукталышка кадәр җәяү тәпиләделәр. Менә бакчалар һәм мәктәпләр дә төзелде, әле октябрьдә яңа автобус маршруты да ачылачак икән.

47 нче маршрутны «ПАТП-1» предприятиесе үз өстенә алды. Ул 2017 елда җитештерелгән 10 «Нефаз» автобусын линиягә чыгарачак. Алар хәзерге заман таләпләренә җавап бирә.
– Автобуслар түбән идәнле, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Шулай ук биредә ике телдә мәгълүмат бирүче автоинформаторлар, видеокамералар, спутник навигациясе урнаштырылган. Йөртүчеләр һәм кондукторлар өчен махсус кием тектерелгән, – ди предприятиенең генераль директоры урынбасары Дамир Гайнетдинов.
Автобус 5.30 сәгатьтә кузгалып, 22.55 сәгатькә кадәр йөриячәк. Сәгать ярым эчендә ул 36 тукталышны узачак. Автобусларның йөрү арасы иртән, кичен һәм пик сәгатьләрендә – 15, көндез 20 минут тәшкил итәчәк.
– 47 нче маршрутның озынлыгы 21 километрдан артыграк. Автобуслар НКЦ дан кузгала (анда заманча тукталыш куярга ниятлибез), Вокзал, Корабельная, Гайнуллин, Тынычлык урамнарын уза, шәһәр хастаханәсеннән борылып, Сөембикә, Бакый Урманче, Химиклар, Корабельная урамнары буенча яңадан НКЦга кайта, – дип дәвам итте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов.
Автобуста йөрү өчен транспорт карталары аша да, банк карталары аша да (мондый хезмәт булса) түләргә мөмкин булачак.
Моннан кала, 2020 ел башында яңа транспорт системасы моделен тәкъдим итәчәкләр.
Р. Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев