Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күркәм гадәткә әйләнде

15 июньдә Казан шәһәренең «Казань Арена» стадионында республика ифтары узган. Ул бишенче ел рәттән үткәрелгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйткәнчә, олы мәҗлестә 10 мең чамасы кеше катнашкан. Һәрбер кешегә аерым савытларда пылау, җимешләр, яшелчә, камыр ашлары, конфетлар бирелгән. Ризык әзерләүгә 1,3 тонна сыер ите, 600 килограмм дөге, 3 тонна...

15 июньдә Казан шәһәренең «Казань Арена» стадионында республика ифтары узган. Ул бишенче ел рәттән үткәрелгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйткәнчә, олы мәҗлестә 10 мең чамасы кеше катнашкан.
Һәрбер кешегә аерым савытларда пылау, җимешләр, яшелчә, камыр ашлары, конфетлар бирелгән. Ризык әзерләүгә 1,3 тонна сыер ите, 600 килограмм дөге, 3 тонна яшелчә тотылган.
Ифтарга килүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик, шулай ук Ингушетиядән, Адыгейдан, Дагстаннан, Урта Азиядан, Ираннан кунаклар булган.
Мәҗлескә Түбән Ка-маның актив мөслимәләре дә барган. Алар өчен мондый сәяхәтне Үзәк мәчет җитәкчелеге оештырган. Шәһәребездән үз машиналары белән аерым китүчеләр дә булган. Ерак җирләрдән килүчеләргә сәхәр җыелмасы тапшырылган.
Республика ифтары күркәм гадәткә әйләнде, ул 5нче мәртәбә уздырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X