Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күргәзмәдә – яңа уңыш

«Берегиня» клубы пенсионерлары Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты администрациясе, китапханәсе һәм Түбән Кама шәһәре ветераннары советы белән берлектә, «Көзге уңыш – 2019» дигән күргәзмә-конкурс оештыра.

Мондый күргәзмәнең 8 нче тапкыр оештырылуы инде. Ул 13 сентябрьдә 10.00–14.00 сәгатьтә «Мирас» мәдәният йортының «Красный Ключ» ак залында үтәчәк. Тантаналы ачылу – 11 сәгатьтә.
Катнашырга теләге булган пенсионер, үз бакчасында үстергән җиләк-җимешләрен, яшелчәсен (кабак, кавын-карбыз, ташкабак та керә), алардан әзерләнгән ризыкларны, чәчәк бәйләмнәрен күргәзмәгә сәгать 10.00 да алып килеп, тезеп, әзерләп куярга тиеш. Аларны матурлап күрсәтү өчен үзегезнең җайланмаларыгызны, савыт-сабаларыгызны да алып килсәгез, яхшырак булыр.
Елдагыча, жюри әгъзалары җиңүчеләрне 5 номинациядә («Яшелчәләр», «Җимешләр», «Җиләкләр», «Чәчәкләр», «Кулинария һәм Консервлау») билгеләячәк. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә. Быел өстәмә бүләкләр дә каралган. «Тамашачылар мәхәббәтен яулачы»ларга да аерым приз булачак.
Катнашырга теләүче һәрбер пенсионер, 11 сентябрьдән дә калмыйча, 47-38-49; 8-917-235-46-15; 45-64-71 номерлары белән телефоннан шалтыратып үз теләкләрен җиткерергә тиеш.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» клубы җитәкчесе, шәһәр ветераннар советы әгъзасы.
Автор фотосы. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев