Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күргәзмә өчен - кечкенә мәчет

Түбән Кама үзәк мәчетенең кечкенә күчермәсен ясаганнар.

Модель тулысынча оригиналны кабатлый. Төсе дә, формасы да, манарадагы шамаилләр дә. Күчермә оригиналдан 200 тапкыр кечерәк. Аны ясаучы Станислав Шарыгин әйтүенчә, башта әзерлек этабы узды. 

– Башта барып, фотоларга төшереп кайттым. Аннары интернеттан да рәсемнәрен таптым. Компьютерда махсус
программада барлык детальләрне аерым-аерым ясадым. Шуларны ябыштырып, буядым. Эш барлыгы ай ярым вакыт алды, – дип сөйләде 27 яшьлек оста.
Гомумән, бу кеп-кечкенә мә-четне «төзүдә» төрле таш, гранит оны, кварц комы, полиэфир сумаласы кулланылган. Киләчәктә аны яктыртып, махсус аскуймага урнаштырып, әйләнә торган итеп ясамакчылар.
Ә бу копия күргәзмәдә урын алачак. Әмма аны инде хәзер сатып алырга теләүчеләр бар икән. Шуңа күрә Станислав күпләп ясау өчен махсус форма эшләгән. Хәзер-гә инде тагын ике мәчет әзер. Әлбәттә, бу кадәр эшне бер кешегә башкарып чыгу авыр, Станислав белән бергә мәчетне ясауда Татарстанның һөнәрчеләр палатасыннан бер команда катнашкан.
Ә менә нәкъ бу копияне ясарга тәкъдим итүче – Татарстанның һөнәрчеләр палатасы әгъзасы, «Татарстанның иң яхшы сувенирлары» остаханәсе җитәкчесе Раил Әсләмов. Раил үзе дә мәчетләрнең кечерәйтелгән күчермәләрен ясый: Кол Шәриф мәчетенең генә дә алты версиясе бар икән. Шуларның берсе Татарстан Президенты Р.Миңнехановка бүләк ителгән. Коллекциясендә Болгарның Ак мәчете, Бөек Ватын сугышына багышланган эшләр дә бар.

Фото ntr-24.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X