Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күрешү – үзе бер гомер

5-9 июньдә Казанда Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале узган. Быел ул Якутия Республикасыныӊ мәдәниятенә багышланган. Программага Якутия, Алтай, Башкортостан, Кабардин-Балкар, Казахстан, Татарс-тан, Тыва, Хакасия театрларыныӊ иң яхшы 22 спектакле кергән. Фестивальгә махсус кунак итеп Эстониянең «R.A.А.A.M» театры чакырылган. Чарада Т.Миӊнуллин исемендәге татар драма театры артистлары да булып кайткан....

5-9 июньдә Казанда Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале узган. Быел ул Якутия Республикасыныӊ мәдәниятенә багышланган. Программага Якутия, Алтай, Башкортостан, Кабардин-Балкар, Казахстан, Татарс-тан, Тыва, Хакасия театрларыныӊ иң яхшы 22 спектакле кергән. Фестивальгә махсус кунак итеп Эстониянең «R.A.А.A.M» театры чакырылган. Чарада Т.Миӊнуллин исемендәге татар драма театры артистлары да булып кайткан.

Нәүрүз фестиваленә беренче баруыбыз түгел, - ди актриса Гүзәл Шәмәрданова. - Узган елда ул «белем бирү форумы» буларак оештырылган иде - без күп кенә мастер-классларда катнаштык. Быел кызыклы спектакльләр карарга насыйп булды. Фестивальгә шулай ук Юрий Павлов, Алмаз Хөсәенов, әлегә декрет ялындагы Нурсәнә Хөсәенова да барган. Түбәнкамалы-лар танылган Якутия режиссеры Сергей Потапов спектакльләрен күрү бә-хетенә ирешкән: «Убыр» (Эстония), тарихи-фәлсәфи «Акылдан язган Муклай» (Хакасия), «Чия бакчасы» (Казахстан). - Якутларныӊ эчке дөнь-ялары бик бай, энергетикалары көчле, бу сәхнәдә дә сизелә, - дип уртаклаша тәэсирләре белән Гүзәл. - Алар үз сәнгатьләрен үстерүгә зур өлеш кертәләр - искитәр-лек этник, музыкаль спектакльләр: анда тарих та, анда аларнын рухы да, яӊалык та, үз-үзеӊне югалтмыйча алга бару. Шәһәрдәшләребез башка театр артистлары белән дә аралашканнар: узган ел Казахстанда бергә фестивальдә катнашкан казах артистлары белән күрешү күӊелле булган, Татарстан театрларында эшләүче коллегалар белән дә фикер алышканнар. - Кайбер спектакльләр бер үк вакытта төрле урында барганга, барысына да эләгеп булмады, - ди Гүзәл. - Балаларны исә әкиятләргә йөртергә тырыштым. Курчак театрын-да яӊалык күрергә өметләнгән идем дә, эх… Гомумән, бу «Нәүрүз» минем өчен яӊа фикерләр туплау, яңалык эзләү бул-ды. Эмоциональ яктан тәэсир иткән спектакль-ләр бар иде. Уйлануларым, омтылышларым роль-ләремдә сизелер дип уйлыйм.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА
Фотода: Юрий Павлов, Гүзәл Шәймәрданова һәм Алмаз Хөсәенов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X