Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күп газетага язылсаң, бүләк алырсың

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Язылучыга - телевизор!» акциясе игълан итүе турында язган идек инде. Акциядә катнашу өчен, 2016 елның икенче яртыеллыгына «ТАТМЕДИА» басмаларына язылучылар өчтән дә ким булмаган квитанция күчерелмәсен җибәрергә тиеш иде. Әлеге бәйгедә катнашучылар арасында түбәнкамалылар да булды. Шунысы куанычлы, шәһәребездә иң актив язылучылардан Рәшит Галиәхмәтов (барлыгы 5812,86 сумга...

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Язылучыга - телевизор!» акциясе игълан итүе турында язган идек инде. Акциядә катнашу өчен, 2016 елның икенче яртыеллыгына «ТАТМЕДИА» басмаларына язылучылар өчтән дә ким булмаган квитанция күчерелмәсен җибәрергә тиеш иде. Әлеге бәйгедә катнашучылар арасында түбәнкамалылар да булды.
Шунысы куанычлы, шәһәребездә иң актив язылучылардан Рәшит Галиәхмәтов (барлыгы 5812,86 сумга язылган) кызыксындыру бүләгенә ия булган. Ул күптән түгел, «Туган як» редакциясенә килеп, призны алып китте.
 
Рәшит ага, өлкән яшьтә булуына карамастан, газета-журналларны кызыксынып укып бара. Карчыгы да укырга ярата икән. «Туган як» газетасын да (Башта «Ленин нурлары») Түбән Камага килеп урнашканнан бирле алдырабыз, яратып укыйбыз», диде ул. Ә шәһәребезгә алар 1973 елда Екатеринбургтан күченеп килгәннәр. «Гел руслар арасында яшәгәнгә, татар теленә тансыклаган идек», - ди Рәшит Нәбиулла улы. Хатыны белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Оясында ни күрсә, очканында шул була, дигәндәй, балалары да газета-журналларны яратып укый икән.
- Почта килгәч, газеталар белән бергә өйгә нур да кергәндәй була. Дөнья һәм шәһәр-район яңалыклары белән дә даими танышып барабыз, - диде мөхтәрәм аксакал, куанычын яшермичә. - Кәҗәсе түгел, мәзәге, дигәндәй, бөтен кешегә дә телевизор уйнамаса да, газета-журналларга күбрәк язылган саен рухи байлыгың арта, көн яңалыкларын белеп торасың, заманнан артта калмыйсың. Яшьләргә дә киңәшем бар: газеталарны күбрәк укысыннар иде.
 
Озын гомер кичергән бу өлкән кешенең сүзләре - алтын. Аңа сәламәтлек телик. Әле күп еллар шулай газетабызны укып шатлансын!
Инде форсаттан файдаланып, газета укучыларыбызга шунысын да искәртеп үтик: яхшы гамәл традициягә әйләнә, дигәндәй, «Язылучыга - телевизор!» акциясе алга таба да дәвам итәчәк һәм ул башланды да инде. Акциянең төп шарты үзгәрмәде - 2016 елның 30 декабренә кадәр «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте чыгара торган кимендә өч басманы 6 айга яздырырга кирәк. Акциядә катнашучы басмалар исемлеге һәм шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
 
Акциядә катнашу өчен, язылган квитанцияләрнең күчермәсен (яки он-лайн түләү турында электрон өземтәне) түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska.@tatmedia.ru Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» дигән тамганы язарга онытмагыз.
 
Бу юлы төп приз телевизор (диагональ 32 дюйм) булачак. Традиция буенча шулай ук санлы фотоаппаратлар, тимер савытлар җыелмалары уйнатылачак. Кызыксындыру призлары да булачак, әлбәттә. Бәхетегезне сынап карагыз, төп приз - телевизор - нәкъ менә сезгә чыгар, бәлки.
Призлар 2017 елның 17 февралендә уйнатылачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев