Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кояшлыбыз да булачак

Шәһәр советының унберенче сессиясендә әнә шундый карар кабул ителде. Депутатлар киләсе 2012 елга һәм 2013-2014 елларга бюджетны расладылар. Анда торак-коммуналь хуҗалыкка, мәгарифкә һәм, шулай ук, мәдәният учреждениеләрен тотуга зур чыгымнар каралган. Муниципаль район советы сессиясе барышында 2011 елда авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә эш юнәлешләре билгеләнде. Аерым...

Шәһәр советының унберенче сессиясендә әнә шундый карар кабул ителде.

Депутатлар киләсе 2012 елга һәм 2013-2014 елларга бюджетны расладылар. Анда торак-коммуналь хуҗалыкка, мәгарифкә һәм, шулай ук, мәдәният учреждениеләрен тотуга зур чыгымнар каралган.

Муниципаль район советы сессиясе барышында 2011 елда авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә эш юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, муниципаль район башкарма комитеты белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе берлектә, барлык чәчүлек җирләрне нәтиҗәле файдалану, иген игеләчәк басуларга минераль ашламаларны тиешенчә кертеп, бөртеклеләр уңышын гектарына 33 центнерга җиткерү, мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру, терлекчелек белән шөгыльләнүче гаилә фермалары санын 26га җиткерү һ.б. шундый мөһим эшләрне хәл итүгә аеруча зур игътибар бирергә тиешләр.

Сессиядә муниципаль район башлыгы урынбасары итеп, эшкә Минзәлә башкарма комитетына киткән Игорь Привалов урынына Рәшит Миңнуллин билгеләнде. Ә шәһәр советы сессиясендә исә депутатлар шәһәр мэры урынбасары итеп, «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Нуретдиновны сайладылар.

Бу сессияләрдә, шулай ук, үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (ире, хатыны, балигъ булмаган балалары) табышлары, мөлкәтләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы муниципаль хезмәткәрләрнең исемлекләре дә расланды.

Шәһәрдәге бер һәм ике катлы йортлар урнашкан 46нчы микрорайондагы яңа урамга (Сөембикә урамы тирәсендә) «Солнечная-Кояшлы» дигән исем бирелүе хакында да хәбәр иттеләр. Әлеге карарга Интернет тавыш бирү нәтиҗәләре дә йогынты ясаган. Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина әйтүенчә, Интернетта тавыш биргән түбәнкамалылар шәһәребез урамнарыннан берсенең нәкъ менә шулай аталуын теләгәннәр. Сессиядә тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X