Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Бу ике бәйрәм дә безнең һәрберебез өчен бик мөһим. Чөнки алар – республикабыз һәм илебез тарихына кагылышлы хәтер билгесе. 
Без – түбәнкамалылар, ныклы, тату, бердәм гаилә булып яшибез. Шәһәрне беренче төзүчеләр тарафыннан салынган традицияләрне саклап калу һәм төрле телләрдә сөйләшүче, төрле диндәге кешеләрнең мәдәниятенә хөрмәт белән карау безнең өчен бик мөһим. Болар Түбән Кама муниципаль районының алга таба тотрыклы үсешенең нигезе булып тора. 
Республика Конституциясе – Татарстанда законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты. Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормыш тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм үзара дуслыкны саклауга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, без Татарстан Конституциясе көнен Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иткәннән соң билгеләп үтәбез. 
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим! Барлык эшләрегездә һәм игелекле башлангычларыгызда уңышлар гына юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!
Айдар МЕТШИН,Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев