Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне яраткан шәһәребезнең туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Нәкъ 52 ел элек, 1966 елның 22 сентябрендә, Түбән Кама шәһәренә рәсми рәвештә шәһәр статусы бирелгән иде! 
Бу – үзләренең тырыш хезмәтләре белән Түбән Каманы төзегән кешеләрнең һәм кече ватаныбызның киләчәге өчен җаваплы-лык эстафетасын кабул итәргә әзер булучы яшь буынның уртак бәйрәме. Тырыш хезмәт, сәләт һәм иҗади башлангыч безгә Түбән Каманың алга таба үсешен тәэмин итәргә, аны көчлерәк, уңайлырак итәргә һәм чәчәк атучы шәһәргә әверелдерергә омтылыш бирә! Уртак көч белән тагын да күләмлерәк һәм перспективалы проектларны тормышка ашыра алачагыбызга ышанам.
Бүген Түбән Камада милләте, дине, яше, белеме һәм кызыксынуы төрле булган 237 меңнән артык кеше яши. Без барыбыз да беренче төзүчеләребезнең туган шәһәребезне яратырга, сакларга һәм аны хөрмәткә лаек эшләребез белән данларга дигән теләкләрен акларга тырышабыз.
Кадерле беренче төзүчеләребез, безгә биредә яшәү, белем алу, балалар тәрбияләү мөмкинлеге бүләк иткән өчен түбәнкамалылар исеменнән сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм!
Барлык түбәнкамалыларга да игелек, мәхәббәт, иминлек һәм сәламәтлек телим! Шәһәребез чәчәк атсын, мәңге яшь һәм матур булсын, ә анда яшәүчеләрнең тормышы күңел җылысы, шатлык һәм яхшыга ышаныч белән тулсын!
Айдар МЕТШИН,Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X