Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!

Мәктәп елларының иң истәлекле бәйрәме – Соңгы кыңгырау белән чын күңелемнән котлыйм! Шәһәребездә һәм районыбызда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 2791 укучыга һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы 1054 укучыга  быел ул соңгы мәртәбә чыңлый. Нәкъ менә шушы көннән башлап, ваемсыз балачак тәмамлана һәм яңа, олы тормыш башлана. 
Алда һөнәр сайлый һәм киләчәк язмышыгызны хәл итә торган җаваплы чор. Берничә елдан соң сез, кадерле балалар, белемле яшь белгечләр булып, киләчәге нык һәм көчле территорияне – Түбән Каманы безнең белән бергә төзешергә кайтырсыз. Теләкләрегезне тормышка ашыру һәм шәхси үсеш өчен бүген сезгә гаять зур мөмкинлекләр ачыла. Кабул иткән карарларыгыз ныклап уйланылган һәм дөрес булсын, ә мәктәптә алган белемнәрегез, куелган максатларга ирешергә, планнарыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен. 
Сез мәктәп еллары белән саубуллашсагыз да, барлык шатлыкларыгызны һәм борчуларыгызны уртаклашкан дусларыгыз һәм яраткан укытучыларыгыз белән аерылышмыйсыз. Сезне кайгырткан, ярдәм иткән, белем һәм тәрбия биргән, җиңүләргә рухландырган укытучыларыгызга гомерегез буе рәхмәтле булачагыгызга ышанам. 
Бу көн сезнең өчен истә калырлык бәйрәм булсын  –  олы тормышка атлаганда якты юллама булып ирешсен! Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Һәрвакыт уңышларга ирешегез. Алда торган имтиханнарны уңышлы тапшырыгыз.
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев