Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Кадерле дуслар! Сезне иң матур һәм шатлыклы бәйрәм – Россия яшьләр көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Бүгенге көндә Түбән Камада актив, иҗади уйлаучы, сәләтле һәм инициативалы 58 меңнән артык егет һәм кыз яши. Шәһәребезнең һәм Татарстанның бүгенгесе һәм, бигрәк тә, киләчәге сезнең кулларда. Сезнең көчегез  һәм өстенлегегез – теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә кыю алынуыгызда, үзенчәлекле уйлый алуыгызда һәм, ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмыйча, яңа үзгәрешләргә омтылуыгызда.
Бездәге яшьләр иҗтимагый оешмалары: «Түбән Кама Иреклеләр Советы», Түбән Кама студентлар берлеге, студентларның хезмәт отрядлары, Иҗади яшьләр, предприятие һәм оешмалар яшьләре берлекләре, кызыклы фестивальләр һәм чаралар, күләмле конкурслар һәм олимпиадалар – болар барысы да шәһәребезнең визит карточкасы булып тора.
Яшьләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү, лаеклы белем бирү, аларны һөнәрле итү һәм социаль әһәмиятле эшчәнлектә актив катнаштыру өчен Түбән Камада күп эшләр башкарыла. Түбән Кама киләчәктә дә уку, эшләү, яшәү, гаилә кору һәм балалар тәрбияләү өчен яшьләрне үзенә тартып торучы шәһәр булып калсын!
Яшь буынга билгеләнгән планнарын тормышка ашыруларын телим. Һәрвакыт киләчәк көнгә ышаныч белән яшәгез һәм ирешелгәннәр белән генә туктамагыз. Куйган максатларыгызга һәм хыялларыгызга таба алга барырга омтылыгыз. Гүзәл яшьлек халәте сезне беркайчан да ташламасын.
Айдар МЕТШИН,Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев