Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм!

Безгә бүген, бөтен татарстанлылар тырышлыгы белән, үсешебезгә  ышаныч, көч һәм куәт бирүче күпмилләтле имин республикада яшәү насыйп булды. Моңа түбәнкамалылар да зур өлеш кертә.
Бүген шәһәребез бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Без бу искиткеч бәйрәмне яңа уңышлар, казанышлар, икътисади үсеш планнарын, перспектив программаларны һәм проектларны тормышка ашырып каршылыйбыз. Яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, социаль объектлар капиталь төзекләндерелә. Быел юллар ремонтлау буенча да зур эш башкардык, паркларны, скверларны һәм ишегалларын төзекләндерүне дәвам итәбез. Без, түбәнкамалылар, беренче төзүчеләрнең традицияләрен, бай мәдәни һәм рухи мирасын саклап, бергәләшеп кече Ватаныбызның иминлеге өчен хезмәт куябыз һәм аның турында кайгыртабыз.
Үз хезмәтләре, көчләре һәм таланты белән Түбән Кама үсешенә һәм иминлегенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, киләчәк көнгә ышаныч, иминлек һәм уңышлар телим! Шәһәребездәге һәр гаиләнең тормышы күңел җылысы, яктылык һәм игелеклелек белән тулсын!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев