Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Төзелә башлаган көннәреннән алып, Түбән Кама төзүчеләренә заманча сыйфатлы торак фонды һәм социаль-мәдәни объектлар булдырудан алып, эре предприятиеләр корылмалары төзү кебек җаваплы һәм күләмле бурычларны хәл итәргә туры килә. 
Һәр төзелеш проектын гамәлгә ашыру – йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, парклар, сәнәгать объектлары төзү – хезмәт сөючән һәм үз эшләренә тугрылыклы кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән безнең шәһәр, авыл җирлекләре елдан-ел матурлана, уңайлырак була бара.
Түбән Каманың беренче төзүчеләренә, тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә! Шәһәребез сезнең куллар белән төзелгән, сез Түбән Каманың киләчәк үсешенә һәм чәчәк атуына нигез салдыгыз, яшьләргә иң яхшы һөнәри традицияләрне тапшырдыгыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен ничек эшләргә кирәклеген күрсәттегез! 
Хөрмәтле төзүчеләр, һөнәри осталыгыгыз һәм зур иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев