Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар! Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан, иң кайнар һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

9 Май – азатлык солдатының тынычлык хакына үз-үзен аямавы һәм сугышчан батырлыгы өчен дан һәм горурлану көне. 74 ел элек Бөек Җиңү, нәкъ менә шундый сыйфатлар аркасында, кешенең батырлыгын, холкының ныклыгын һәм рухының бөеклеген күрсәтүче символ булды. Безнең җәмгыятьтә моңа әхлакый нигез бар һәм һәрвакыт булачак! 
Без бу көнне халкыбызның каһарманлыгына сокланабыз һәм шул ук вакытта өлкән буынның дошманны нинди югалтулар бәрабәренә җиңгәнлеген аңлыйбыз. Безнең бурыч – моны һәрвакыт истә тоту, һәлак булучыларның истәлеген олылау һәм тынычлыкны фашизмнан саклаган, тылда фидакарьләрчә эшләгән ветераннар турында кайгырту. Без олы яшьтәгеләр белән бергә эшләгән һәм яшәгән сугыш чоры балаларына да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңү таңын якынайтуга алар да үзләренең өлешләрен керттеләр.
Кадерле ветераннар! Батырлыгыгыз, зирәклегегез, ныклыгыгыз һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Ватанга тугрылыклы булуыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Үзегезнең эшләрегез, тормышыгыз белән бездә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләдегез, кыенлыкларга карамастан, максатка ирешү үрнәге булдыгыз!
Барлык ветераннарга да озак еллар күңел көрлеге, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуларын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телим. Йөрәкләрегездә җиңү дәрте сүрелмәсен. Ә Түбән Кама муниципаль районының барлык халкына тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев