Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлау

Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, булачак сакчылар!

Ватанны саклаучылар көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм батырлык, намус һәм бурычка тугрылык символы булып тора, төрле чорларның һәм буыннарның тыгыз бәйләнешен чагылдыра.
Без бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларын хөрмәтлибез. Кадерле ветераннар, 75 ел элек сез яулап алган җиңү безнең һәркайсыбыз өчен зур кыйммәткә ия. Без сезнең белән горурланабыз! Сез фидакарь һәм рухи яктан көчле булдыгыз, дошман алдында баш имәдегез. Болар –Ватанга тугрылыкның мәңгелек үрнәге.
Бу көнне без локаль сугыш һәм хәрби конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә хәрби поста торучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Түбән Камада Ватанны саклаучыларга лаеклы алмаш үсеп килә. Алар – яшь армиячеләр, эзтабарлар, студентлар һәм актив тормыш позициясе булган мәктәп укучылары. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән барлык педагогларга, остазларга, кадерле ветераннарыбызга чын күңелдән рәхмәтлемен.
Илне саклау, үз туганнары һәм якыннары өчен терәк булу – көчле җенес вәкилләренең беренче бурычы һәм намус эше. Бу хакта һәрчак истә тотарга кирәк. 23 февраль бөтен халык бәйрәме, кыю һәм көчле рухлы кешеләр көне буларак билгеләп үтелә.
Кадерле түбәнкамалылар, бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән игелек һәм тынычлык, җылылык һәм уңайлылык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев