Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Кадерле яшь түбәнкамалылар, хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар!

Сезне чын күңелдән беренче җәйге бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак – һәр кеше тормышында гаҗәеп чор, якты төсләр һәм хыяллар белән тулы дөнья. 
Безгә, өлкәннәргә, бу бәйрәм һәр бала язмышы өчен җаваплылык турында искә төшерә. Үзебезгә алмашка кемнәрне тәрбияләсәк, Түбән Каманың киләчәге дә шундый булачак. Нәкъ менә үз балаларына мәхәббәт һәм йөрәк җылысы биргән, ятим балаларны үзләренә сыендырып, аларны йортлы һәм әти-әниле иткән гаиләләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Андый гаиләләр күп. Тик әлегә шуның киресе булган мисаллар да бар.  Шуңа күрә без, өлкәннәр, тынычланырга тиеш түгел. Һәр бала бәхетле балачакка лаек!
Без балаларыбыз белән горурланабыз: алар иң югары дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда һәм ярышларда җиңү яулыйлар, кече Ватаныбыз булган Түбән Кама муниципаль районы данын лаеклы рәвештә яклыйлар. Алар акыллы, белемле, матур, без аларны шуның өчен яратабыз һәм уңайлы шартларда яшәсеннәр, үз талантларын туган шәһәребездә һәм районыбызда ачсыннар өчен бөтен көчебезне куячакбыз. 
Яшь түбәнкамалыларга шатлыклы, гамьсез һәм бәхетле балачак телим. Һәр йортта балаларның шатлыклы көлүләре яңгырасын һәм елмаюлар балкысын. Алда сезне, кадерле балалар, җәйге каникулларның искиткеч чоры көтә. Алар күңелле һәм актив узар дип ышанам!  

Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев