Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Өлкән буын кешеләре өчен 1 Май, элеккечә үк – бердәмлекне, яшьләр өчен – язгы күңел күтәренкелеген, табигать һәм кеше энергиясен символлаштыра. Бу бәйрәмне әти-әниләребез дә билгеләп үткән һәм без аларның традицияләрен яшь түбәнкамалыларга тапшырабыз.
Бүген без, беренче чиратта, хезмәт кешеләрен котлыйбыз һәм хөрмәтлибез. Без хезмәт коллективларыбызның казанышларына сөенәбез, барлык түбәнкамалыларга, хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт белдерәбез, алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән шәһәребезне төзеделәр һәм күтәрделәр, аны кечкенә бистәдән илнең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелдерделәр.
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Хәзер без сезнең белән бик катлаулы сынауларны узабыз. Әмма нинди генә авырлыклар килмәсен, бердәм булсак, ул авырлыкларны һәм киртәләрне җиңеп чыгарбыз. Нәкъ менә хәзер без бергә булырга, бер-беребезгә карата түземле һәм игътибарлы булырга, аеруча авырлык кичерүче кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Сезгә чын күңелдән яхшы язгы кәеф, якты өметләр, тынычлык, игелек, үз көчегезгә ышаныч һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!

Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X