Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлау

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм шул тармак ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең һөнәри бәйрәмегезнең яз көнендә булуы очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Яз бөтен тирәлекне ямьләндергән кебек, мәдәният та кешене рухландыра, анда яхшы сыйфатлар һәм иҗади сәләт уята. Башкалар ял иткәндә, сез...

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм шул тармак ветераннары!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәри бәйрәмегезнең яз көнендә булуы очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Яз бөтен тирәлекне ямьләндергән кебек, мәдәният та кешене рухландыра, анда яхшы сыйфатлар һәм иҗади сәләт уята.
Башкалар ял иткәндә, сез эшлисез, кешеләргә үзегездәге рухи байлыкны юмарт өләшәсез, гүзәллекне күрә алу шатлыгы бүләк итәсез. Сезнең матур башлангычларыгыз, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, Түбән Кама бай эчтәлекле һәм кызыклы тормыш белән яши.
Безнең территориядә уздырылучы күп кенә бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр балалар, яшьләр һәм өлкән буын арасында зур популярлык казанды. Иҗтимагый киңлекләребезне - паркларны, скверларны бизи торган күңелле чаралар түбәнкамалыларны яңача уйлый белергә өйрәтте. Сезнең иҗади эзләнүләрегез киләчәктә дә районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклап калуга, җәмгыятебезне гармонияле итү өчен сәнгатьнең барлык төрләрен үстерүгә, кешелек кыйммәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдереләчәгенә ышанам.
Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны күрә һәм аны башкаларга да күчерә алуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә иҗади илһам, бетмәс-төкәнмәс көч, иҗатта яңа үрләргә ирешеүгезне телим
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль
районы башлыгы,
шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев