Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Корбан» – «якынаю» дигәнне аңлата

Түбән Кама үзәк мәчете манараларына кояшның беренче нурлары төшкәндә Аллаһ йорты ишегалдында кеше шактый җыелган иде.

Алдан таләп ителгәнчә, Корбан гаете намазына мөселманнар үз намазлыклары, битлек һәм перчаткалар киеп килде. Ә динамиклардан колакларны иркәләп, изге Коръән сурәләре яңгырады. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазендә рухи һәм тән сәламәтлегенең мөһимлеге, быелгы зур сынауның күп нәрсә турында кабат уйланып, күп әйберләрнең кыйммәтен аңларга этәрүе турында сөйләде. Елдагыча, аның чыгы­шы мәчет ишегалдындагы зур экранда да күрсәтелде.

Гает намазы вакытында кагыйдә буенча намазлыклар арасында ара калдырылып укылды. Сүз уңаеннан, мәчеткә елдагыча шәһәр мэры Айдар Метшин да килгән иде. Барлык җыелган халык кулларын күтәреп, Раб­быбыздан Түбән Камабызга – иминлек, гаиләләренә һәм үзләренә сәламәтлек, бәхет һәм гөнаһларының кичерелүен со­рады.

Ә менә корбан чалырга те-ләүчеләр сарыкларны үзләре эзләргә мәҗбүр иде. Быел мәчеткә корбанлыкларны алып килү тыелды. Бәяләр рай­онда сарыкның авырлыгы­на карап, 6000-12000 сум иде. Ә менә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләрдән итне өч көн дәвамында кабул итеп, соңыннан таратып та чыктылар.

«Чикләүләрсез Корбан гаете» акциясе кысаларында мәчет хезмәткәрләре физик мөм-кинлекләре чикле 660 шәһәрдәшкә икешәр кило корбан ите һәм ризык (кайнар пылау һәм салат) таратып чыккан­нар. Мохтаҗлар исемлекләрен иҗтимагый үзидарә советлары, инвалидлар оешмалары һәм йорт өчен җаваплылар тапшыр­ган.

Ф.Кадыйров фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев